Контролерлар барлыгы 1178 берәмлек электр транспортын тикшергән.
Узган атнада Казанның электр транспортында 500дән артыграк “куян” тотканнар. Бу хакта “KazanFirst” “Метроэлектротранс” оешмасының телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза.
Шулай итеп, контролерлар узган атнада меңнән артыграк трамвай-троллейбусны тикшергән. 49 768 пассажир дигән сүз бу. Комиссия тикшерүләр барышында билетсыз йөрүче 506 кешене (пассажирларның гомуми санының чама белән 1 проценты) ачыклаган.
 “Метроэлектротранс”та искә төшереп үткәнчә, контролер билетсыз пассажирны якындагы тукталышта төшереп калдыруга яки, түләүдән баш тартса, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакыртуга хокуклы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез