Бер бала ял базасында бассейнда суга батып үлгән

Сыйфатсыз хезмәт күрсәтү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр Краснодар краеның Лабинск районы станицасында ял базасындагы бассейнда бер баланың һәлак булуына бәйле рәвештә җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Упорная станицасында урнашкан ял базасында сыйфатсыз хезмәт күрсәтү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, үткән шимбәдә кичен бер малай Лабинск районындагы ял базасы территориясендәге бассейнда суга батып үлгән. Бассейн балаларның су коенуы өчен билгеләнмәгәнлектән, анда коткаручылар булмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре