Бер эшсезгә – 13 эш урыны. Татарстанда төзүчеләр, укытучылар һәм машина йөртүчеләр җитми. Ул арада эш эзләүчеләр саны арткан, ди белгечләр. Хезмәт базарына кемнәр килә? Яңа эшкә нинди таләпләр куялар? «ВТ» хезмәт базарына күзәтү ясады.
Эш табарга ярдәм итүче «hh.ru» хезмәте мәгълүматларына караганда, көз башыннан бирле эш тәкъдим итә торган сайтларга керүчеләр 45 процентка күбрәк теркәлгән. Сентябрьдә республикада яшәүчеләр интернетта 230 меңләп резюме урнаштырган яки булганнарын яңарткан. Узган елның сентябре белән чагыштырганда, 37 процентка күбрәк бу. Шул ук вакытта, соңгы арада эш турындагы тәкъдимнәр саны кимүен дә әйткәннәр. Моны ел азагы якынлашуга бәйләп аңлаткан белгечләр. Эш бирүчеләр итәк-җиңнәрен җыя.
Шунысы да игътибарга лаек: эш эзләүчеләрнең һәр өченчесенең эш тәҗрибәсе юк. Резюмеларның 15 проценты 3–6 ел яки 15 елдан күбрәк эшләүчеләргә туры килә. Кандидатларның 12 проценты – 1–3 ел, тагын 8 проценты 10 ел чамасы эшләгән. Белгечләр әйтүенчә, бүген эш эзләүчеләр арасында яшьләр күбрәк. Аларга хезмәт хакы һәм карьера үсеше мөһимрәк. 2025 елның июленә алынган саннардан күренгәнчә, республикада эш эзләүчеләр көткән уртача хезмәт хакы 80 мең сум тирәсе тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, Татарстан ваклап сату өлкәсендә хезмәт хакы күләме үсеше буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Республикада сатучылар, кассирлар, мерчандайзерлар уртача 54,4 мең сум хезмәт хакы ала. Соңгы бер елда тармакта хезмәт хакы 9 процентка үскән. Беренче өчлектә Түбән Новгород өлкәсе (53,8 мең сум) һәм Удмуртия (51,4 мең сум) дә бар.
Казанда яшәүче Дамир Шәрәфиев тә эш эзли.
– Ике ел элек кооператив техникум тәмамладым. Белемем буенча банк хезмәткәре мин. Укыган вакытта ук курьер булып эшли идем. Ирекле график, яхшы хезмәт хакы, белгән эш дигәндәй, шуңа күрә кулга диплом алгач та товар ташый торган сәпидемнән төшмәдем. Бу вакытлыча гына эш булуын аңлыйм. Шуңа күрә интернетта үз белгечлегем буенча резюме урнаштырдым. Атнага бер-ике тапкыр эш тәкъдим итеп шалтыраталар, әлегә күңелгә хуш килгән эш юк, – дип сөйләде ул.
Психолог Алинә Сурина әйтүенчә, яшьләрнең эш алмаштыру теләге – гадәти хәл, чөнки алар бу тормышта үз урыннарын эзли.
– Бүгенге яшьләр җәмгыятькә файдалы булырга тели. Шуңа күрә эшне ешрак эзлиләр дә. Аларның шәхес буларак үсәсе килә. Яшьләрне эш урынын алмаштыру, яңа коллективка ияләшү куркытмый. Аларга үз мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алырлык тармак кирәк. Ә моның өчен эзләнергә туры килә, билгеле, – ди белгеч. – Өстәвенә хәзер – хезмәт базарында эш эзләүчеләр өчен иң кулай вакыт. Кайсы гына тармакны алсаң да, эшчеләр җитми, димәк, үзеңә ошаганын сайлап алу мөмкинлеге зур. Мәсьәләнең икенче ягы – хезмәткәрләр гел алмашынып тору эш бирүчегә кыенлыклар тудыра.
Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген «Работа России» платформасында республикага туры килгән 40 276 вакансия бар. Шул ук вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,16 процент тәшкил итә. Ягъни 3276 кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Әйтүләренә караганда, сәнәгать һәм җитештерү тармагында эшче кулларга кытлык зуррак. Рәсми саннардан күренгәнчә, төзелеш тармагында тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы – 80 мең сумнан күбрәк, сәнәгатьтә – 70 мең сум. Хәер, квалификациягә карап, шул ук сәнәгатьтә айлык акча 300 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, ди. Табиблар һәм укытучылар да бик кирәк. Әлеге вакансияләр буенча уртача хезмәт хакы – 54 мең сум. Боларга өстәп, республикада йөртүчеләр җитми. Мисал өчен, тракторчыга бүген 70 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Эшлә генә.
Вставка
Татарстанда буш эш урыннары
– төзелеш һәм ТКХ тармагы – 10,4 мең вакансия;
– сәнәгать тармагы – 10,2 мең вакансия;
– тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр – 10 мең вакансия;
– сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм дәүләт хезмәте тармагы – 4,4 мең вакансия;
– сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү тармагы – 3 мең вакансия;
– транспорт тармагы – 1,4 мең вакансия;
– авыл хуҗалыгы, экология һәм ветеринария тармагы – 0,7 мең вакансия;
– мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагы – 0,2 мең эш урыны.
Вставка
Сан
Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда июльдә уртача хезмәт хакы узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 16,3 процентка артып, 86 696 сум тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез