Бер гаиләдә – биш каратист

Газета укучыларыбыз бәлки хәтерлидер: моннан берничә ел элек кара билбау иясе булган мөслимә ханым – Балтач авылында яшәүче Вәсилә Газизова турында язган идем. Бер көн күрәм: районда үткән гаилә бәйрәмендә барысы да – Вәсилә дә, тормыш иптәше Марат та, балалары да кимонодан.

Вәсилә – Бөрбаш кызы. 1997 елда авылларына Свердлаудан Альберт Бәзәгетдинов күченеп кайта да авылда каратэ түгәрәге оештыра. Ул елны спортзалга йөрмәгән кеше калмый. Вәсилә кебек балалар гына да кырыклап була. Тик тора-бара бу сафлар сирәгәя... Унбишләп кенә бала кала. Шулар арасындагы ике кызның берсе Вәсилә була. Башкача була да алмый: ул бит көрәшче кызы! Әтисе Хәмит Кәримуллин заманында данлыклы көрәшче иде, Россиянең спорт остасы. Тренеры Альберт та, күрәсең, кызның сәләтен шул чакта ук күргән: район үзәгендәге спорт комплексында эшли башлагач та үзеннән калдырмаган.

– Казанга укырга кергәч, безнең тулай торак каршысындагы мәктәп спортзалында каратэ түгәрәге эшләгәнен белеп, дүрт ел шунда йөрдем. Яшел билбауга – дүртенче дәрәҗәгә кадәр «үстем» ул елларда. Татарстан беренчелегенә узган ярышларда җиңгәнем дә, икенче урын алганым да булды. Ул елларда миңа аңлатучы булмаган: беренче разрядка менеп җитәр өчен бер ярышта катнашасым калган. Спорт остасына кандидатка бик якын булганмын.

КХТИны тәмамлап, районга эшкә кайткач, сөт-май комбинатында эшли башлый ул. Тормышка чыга, өч балалары туа. Декрет ялында чакта балалар тренеры булырга тәкъдим итәләр. Унике ел туктап торганнан соң ничек эшләп китәрмен, дип курка Вәсилә. Балалар белән эшләгәндә кирәге чыгар дип, педагогия юнәлешендә өстәмә белем алу өчен укырга керә.

Менә шуннан бирле балалар белән эшли ул. Хәзерге көндә ике төркемгә биш яшьтән башлап, утызга якын бала йөри. Башлангыч төркемдәгеләрне ярышларга катнаштырмыйлар. «Ни дисәң дә, каратэның без шөгыльләнә торган кёкусинкай дигән төре һәм, гомумән, каратэ – кешедән физик, физиологик һәм рухи әзерлек сорый торган спорт төре. Тән сукканга әзер булырга тиеш. Өстәвенә дисциплина бик каты. Шуңа күрә төп көрәшче төркем – 8–14 яшьлекләр. Инде Татарстан, Россия күләмендә чемпионнарыбыз да, призлы урыннар алучыларыбыз да бар», – ди Вәсилә.

Шәкертләре белән бергә ул үзе дә үсә, балачактагы хыялын тормышка ашыра: кара билбау иясе була, спорт мастерлыгына кандидат нормасын үти, хөкемдар дәрәҗәләре ала.

– Төрле дәрәҗәдәге 25 медалем бар икән. Дөрес, мин инде хәзер «кумите» – сугыш төркемендә катнашмыйм. Өч бала әнисенә килешмәс тә иде ул. Мин «ката» төркемендә – төрле катлаулылыктагы хәрәкәтләр ясауда көч сынашам, – ди ул. – Миңа ияреп бөтен гаиләбез каратэ белән кызыксына башлады. Дөрес, тормыш иптәшем Марат үзен формада тотар өчен генә шөгыльләнә. Ярышларга катнашыр өчен бик ныклап, даими үз өстеңдә эшләргә кирәк. Олы кызыбыз Галияне секциягә үзем алып бардым. Башта теләр-теләмәс кенә йөрде. Ярышларда җиңгәч, кызыксынып китте. Улыбыз Билал белән икесе дә йөзү белән дә шөгыльләнәләр, анда да җиңүләре бар. Билалга каратэга караганда йөзү күбрәк ошый. Әмма икесе белән дә бик тырышып шөгыльләнә. Зәйнәпнең дә апасы һәм абыйсыннан калышасы килми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре