Бер ир-ат самокатчыларга мылтыктан аткан да юк булган

Хәзерге вакытта ул тоткарланган, җинаятьчел гамәленең сәбәпләре ачыклана.

Мәскәүдә Верхний Михайловский тыкрыгында бер ир-ат пневматик мылтыктан электр самокатларында баручы бер төркем кешеләргә аткан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, моңа кадәр үзара тавыш купкан булган. Бу хакта “РИА Новости” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Шуннан соң теге ир каядыр качкан. Һөҗүм вакытында бер кеше яраланган. Аңа шундук ярдәм күрсәтелгән.
Полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүченең кем икәнлеген бик тиз ачыклауга ирешкән. Хәзер ул, тоткарланып, полициягә китерелгән. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре