Газетага язылу

Бер көндә сигез пар кавышкан

Балтач ЗАГСында бер көндә сигез пар язылышкан.

– Бездә чын могҗиза, күптән мондый хәлнең булганы юк иде. Бүген сигез пар рәсми төстә никахларын рәсмиләштерде, - дип хәбәр итә әлеге бүлек хезмәткәрләре социаль челтәрдә.

- Сәбәбе уникаль датада: 26.06.26. Аларның мәхәббәт тарихлары да, үзләре дә уникаль. Без чиксез шат һәм аларга чын ихластан гаилә бәхете телибез".

Бәхет саннар туры килүдә дә, үзгә дата булуда да түгел, анысы. Ике ялгыз йөрәкнең берсен-берсе эзләп табуы, шушы җитди адымга барып, бергә кушылуы үзе бәхет дип аталырга хаклыдыр. Гомерлек булсын, дияргә генә кала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре