Газетага язылу

«Бер кычкырып еладым да башка яшь түкмәдем»

«Бер кычкырып еладым да башка яшь түкмәдем»

Мамадыш районының Югары Яке авылында гомер итүче 54 яшьлек Рәмилә Габдрахмановага куркыныч диагнозны моннан 10 ел элек куялар. Дөресрәге, аяклары сызлаудан интеккән ханым табибларга үзе ярдәм сорап килә. Районнан аны РКОДка җибәрәләр.

– 2016 елның җәендә булды бу хәл. Тикшерүнең нәтиҗәсе озак көттермәде – күкрәктә шеш барлыгы ачыкланды, – дип искә ала Рәмилә апа. – Ул чакта табиб нидер сөйли, мин берни ишетмим. Күз аллары томаланып китте. Сезгә операция кирәк, дигәнгә айнып киттем. Аяклар тотмас булган иде. Бер айдан килерсең, дип кайтарып җибәрделәр. Хастаханәдән чыккач та, кире якка китеп, адашып та йөрдем әле. Баш буталды. Иң беренче ирем Рәимгә шалтыраттым. «Ник борчыласың син? Ике хатынның берсендә инде ул чир», – дип юатырга тырышты.

Юлда кайтканда тормышын сүтеп җыя ул: алга таба ничек яшәргә? Шулчакта үзенә сүз бирә: «Бирешмим!» Шулай итә дә. 20 июльдә аңа операция ясыйлар. Шешне алганнан соң аның башка җиргә таралмавы ачыклана. Әмма табиблар химия терапиясе һәм нурланыш кирәклеген әйтә.

– Ул чакта ирем эштә. Гомере буе автобус йөртте. Ә миңа Казанга барырга кирәк. Авылдан Чаллы–Казан юлына чыгам да, кем утыртса, шуның белән китәм. Биш химияне дә шулай барып-кайтып алдым. Чәчем дә коелды. Әмма артык игътибар бирергә тырышмадым. Яулыгымны ябам да куям. Чирләгәнемне ирем, сеңлем һәм бик якын дус кызым гына белде, – ди Рәмилә апа. – Тормыш мәшәкатьләре белән кайгырырга да вакыт юк. Абзар тулы мал. Җитмәсә, ул елны кызыма баласын операция ясап таптырдылар. Бер айдан улымны армиягә алдылар. Кичтән химия салдырып кайттым, иртәгесен баламны озаттым. Шул чакларда чир үзе курыккандыр инде миннән. Киңәш бирүчеләр дә, теләсә нәрсә эчеп карарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Берсен дә тыңламадым. Ә табибларның бөтен кушканнарын үтәдем. Әле хәзер дә күренеп торам. Баштарак – 3 айдан 3 айга, аннары – ярты елга бер, кабат елга бер күренә башладым. Хәзер инде район табибларына гына барам. Алар да бик игътибар белән карый. Яман чир дигәч, бер кычкырып еладым да башка яшь түкмәдем. Янәшәмдәге якыннарым да: «Син җиңәсең!» – дип кенә тордылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре