Бу хакта “ТАСС” төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә таянып яза.
Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары Канск шәһәрендә бер укучының башка укучыларга һөҗүм итүе турында хәбәр иткән. Әмма хокук саклау органнарыннан бу хәл турында бернинди дә мәгълүмат юк әле. “Әлегә Канск районара хастаханәсенә 7 кеше, шул исәптән ике бала китерелде. Кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң барысы да өйләрендә дәвалануга җибәрелде”, – дип сөйләп үтелгән министрлыкта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез