Ана бер мессенджерда видео караган өчен акча түләргә тәкъдим иткәннәр.
Мошенниклар акча эшләргә ниятләгән үсмернең әнисенең картасыннан 300 мең сумнан артыграк акча урлаган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Мәгълүм булганча, Казанда яшәүче 17 яшьлек егет бер мессенджерда акча эшләү ысулын тапкан. Аңа видео караган өчен акча түләргә тәкъдим иткәннәр. Тик бер таләп куйганнар: ул банк картасы мәгълүматларын җибәрергә тиеш. Үсмер, озак уйлап тормастан, әнисенең картасындагы мәгълүматларны юллаган.
Улының башсызлыгы аркасында әнисенә полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килгән: аның картасыннан 338 500 сум акча югалган.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләрне тоткарлау чаралары күрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез