Бер хатын-кыз ачуыннан иренә 36 тапкыр пычак белән кадаган

Ярославль өлкәсенең Мышкин районында 35 яшьлек хатын-кыз иренә 36 тапкыр пычак белән кадаган. Ир һәлак булган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, фаҗига ир белән хатын арасында тавыш чыккач булган. Хатын-кыз, ачуыннан үзен-үзе белештермәслек хәлгә җитеп, пычак алган да иренә кадаган.
Ир-ат шундук җан тәслим кылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре