«Бердәм Россия»нең мобиль агитбригадасы Кайбыч районында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге чара барышында агитация материаллары тараталар, партиядән Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар турында, тавыш бирү турында сөйлиләр.
Кайбыч районында агитбригада вәкилләре башта Олы Подберезье авылына бардылар. Очрашуда авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова һәм партиянең Кайбычтагы бүлеге башкарма секратаре Рушания Лотфуллина катнашты. «Мондый очрашулар кирәк. Алар проблема һәм мәшәкатьләрне ачыкларга, халык белән ике арадагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә. Очрашуда катнашучыларга сайлауда үз фикереңне җиткерү һәм төп идея һәм кыйммәтләрне алга сөрәчәк лидерны билгеләү мөмкинлеге барлыгын сөйлиләр», – диде Оксана Емельянова.
Аның сүзләренә караганда, Олы Подберезье Мәдәният йортын төзекләндергәннәр, яңа ФАП төзелгән, юлларны тәртипкә китергәннәр. Авылда ике кибет, почта бүлекчәсе, зур сквер бар. Авыл тормышын багышланган үзенчәлекле музей ачылган. «Теләк һәм гозерләр артык күп түгел. Авылда яшәүчеләр банкомат урнаштыруны сорый. Элемтәне яхшыртырга кирәк», – ди Оксана Емельянова.
«Бердәм Россия»нең мобиль агитбригадасы Ульянково һәм Надеждино авылларында да булды. Очрашуда катнашучылар депутатлар белән ничек элемтәгә чыгып булуы турында кызксынды. Партия кандидатына сорау һәм тәкъдимне «Мой депутат» онлайн хезмәте аша җиткереп була. Сорауларны kandidat.tatar сайтына кереп, яки эш көннәрендә 8 800 222 17 08 телефонына шалтыртатып бирергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез