“Бердәм Россия”нең Татарстандагы бүлеге сентябрь аенда Татарстан Рәисе сайлауга Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Партиянең төбәк советы президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Әмма Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын “Бердәм Россия”нең Генераль советы расларга тиеш әле.
“Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын бертавыштан хуплаячагыбызга ышанам. Ул төрле процессларны дөрес оештыра, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне кора алуын күрсәтте”, – дип белдерде партиянең Татарстандагы бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
“Бердәм Россия”нең башлангыч тавыш бирүендә ике кандидат: Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сенаторы Александр Терентьев катнашты. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы бертавыштан хупланды.
Инде әйткәнебезчә, хәзер бу карар федераль дәрәҗәдә хупланырга тиеш. Әлеге мәсьәләне июнь азагында узачак конференциядә карау күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез