Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм тавыш бирү көненең матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
Билгеле булганча, бүген 7:00 сәгатьтә Татарстанда 2752 сайлау участогы үз эшен башлады. Аларда барлыгы 13865 меңгә якын җәмәгать күзәтүчесе эшли. «Моннан тыш, 94 федераль һәм республика мәгълүмәт чарасы теркәлде. Участокларда 470 журналист эшли. Бу - республика өчен рекорд сан. Күзәтүчеләр һәм журналистлар ярдәмендә без сайлауның ачык булуын расларбыз дип өметләнәм», - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез