Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) генераль секретары Антониу Гутерриш Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
БРИКС илләре башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез