Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче Нурия Сәйфетдинова бабасы сугыштан алып кайткан яулыкны кадерләп саклый. 80 ел узса да, бу яулыкка берни булмаган, төсе әле дә уңмаган. Әлеге бүләк үзенә күпме хатирә, сагыш, моң, сөенеч, шатлык сыйдырган.
– Әлеге яулыкны бабам – әтием Сәләхетдиннең әтисе Хәмәтвәли кызы Миннегөлгә бүләк итеп алып кайткан. Беренче Бөтендөнья сугышын да кичкән кеше ул. Бабабыз сугышта кухня һәм почта йөрткән. Бик күп тапкыр чолганышка эләккән. Сугыштан кайтканда күкрәге тулы медальләр булган, – дип сөйли Нурия. – Сугыш тәмамлангач, бабай районга кайткан беренче солдат була. Аны авылга пар атка җигелгән тарантаска утыртып алып кайталар. Арбасы тулы бүләк була. Ә кызы Миңнегөлгә Берлиннан яулык алып кайта, – ди Нурия.
Сүзгә Миңнегөл апаның 67 яшьлек кызы Гөлсинә кушыла.
– Әниебез үзе үлгәнче бу яулыкны кадерләп тотты. Ул күрмәгәндә апа белән без дә кия идек аны, – ди ул. – Безнең әти дә – сугыш күргән кеше. Бабай белән бер фронтта булганнар. Безгә сугыш турында сөйләгәннәре истә әле. Бөтен иптәшләрем үлеп бетте, гомерем бетмәгәч, мин исән калдым, дия иде бабай, – ди оныгы.
Сугыш кичкән бабайларның бүген оныклары Ватан сагында. Гөлсинә апаның иң төпчек энесенең улына өлешчә мобилизация башлануга повестка килә.
– Өч ел бер теләк белән йокларга ятабыз, шул уй белән уянабыз. Энебезнең исән-имин кайтуын бөтен нәселебез белән көтәбез. Тизрәк илләр тынычлансын дип кылган догалар кабул булсын, – ди Гөлсинә апа.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез