Берни җәл түгел...

Безне берләштерде. Республиканың район-авылларында яшәүчеләр махсус хәрби операция турында әнә шулай, ди. Соңгы ике ел эчендә халыкның бердәмлеге дә, сабырлыгы да сыналды. Ир-егетләребез җиңүне тизрәк якынайтсын өчен алар барысына да әзер. Тылдагылар кулдан килгәннең барысын да эшли.

Нурлатның «Миңнегөл» мәчете каршындагы алучы хатын-кызлар Луганск Халык Республикасындагы Лутугино балалар йорты ятимнәре өчен акча җыюны оештырган.
– Безгә бер укучы ханым балалар йортында тәрбияләнүче 200гә якын ятимгә җылы киемнәр, юрганнар кирәк булуын әйтте. Шуннан соң барлык мәчет каршында белем алучы кешеләр хәйрия акциясенә кушылды. Җыелган акчага төрле яшьтәге балалар өчен егермедән артык юрган, җылы оекбашлар, бияләйләр, бүрекләр сатып алдылар, – ди район мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Әлфия Хәсәнова. – Сугыш, якын кешеләрен югалту ачысын бик иртә татыган балаларга ярдәм кулы сузган барлык укучыларыма рәхмәт әйтәм. Башкарган барлык эшләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен һәм ятимнәргә бәхет китерсен.

Район мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына даими рәвештә ярдәм итәләр икән. Аларның гаиләләрен дә ташламыйлар.
– Күптән түгел Татарстан Мөселман хатын-кызлары берлегеннән яңа туган сабыйлардан алып 10 яшьлек балалар өчен яңа футболкалар, чалбарлар, кофталар, триколар килде. Аларның бер өлешен әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итә торган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә тапшырдык, – ди Әлфия Хәсәнова.

Махсус хәрби операциядәге егетләргә берәүләр тәм-том әзерли, икенчеләр җылы оекбаш бәйли. Ә менә Казандагы бер оешма җитәкчесе Гөлнара Фәхриева СВОга үзе барган. Ул егетләргә генератор, принтер, кәгазьләр, җылы киемнәр маскировка челтәрләре һәм баллы күчтәнәчләр илткән.

– Без килгәндә егетләрең күбесе алгы сызыкта иде. Кайберләре белән күрешергә насыйп булды. Бу юлы без дроннан саклаучы одеаллар һәм рация, антенна, БТР өчен запас частьләр дә алып барган идек. Егетләрнең бик дә күңеле булды. Абдеевка ягына күп тапкыр бардык. Андагы егетләр безне әллә кайдан танып, көтеп тора, – дип сөйли Гөлнара. – Сабый бала кебек инде алар. Килеп җиткәнче, сез әле кайда дип хәбәрләр юллыйлар. Күчтәнәчләр өчен һәр кешегә рәхмәтен җиткерәләр. Алар өчен кечкенә генә бүләк тә зур кебек тоела. Туган якның исләренә кадәр сагындык, диләр. Егетләр тылдагыларга бик рәхмәтле. Безне ташламыйсыз дип сөенәләр. Ничек инде, берни эшләми ятыйк, ди? Без егетләргә ярдәм итәбез һәм илтәчәкбез дә дә. Бер генә теләк– тизрәк илләр тынычлансын иде.

Норма авылы хатын-кызлары клубка җыелып маскировка челтәрләре үрә башлаганнар. Бу эшне шушы авылда туып-үскән, эшмәкәр Илдус Якупов ярдәме белән клуб мөдире Гөлчәчәк Гыйздәтуллина оештырган.
– Авыл халкын махсус хәрби операциягә ярдәм итәргә тартасым килде. Шуңа күрә бу эшкә үз теләгем белән алындым. Челтәр үрә торган станокны ясатып алып кайттым. Кирәк-яракны да алып кайтып торам. Клубта 15ләп хатын-кыз окоп шәмнәре дә ясыйлар. Аларга ирләре дә булыша”, – ди Илдус Якупов.
Эшмәкәр махсус хәрби операциядәге якташларына башка төрле ярдәмнәр дә күрсәтә икән. Ике улы белән аучылардан мылтыклар сатып алып, Росгвардия аша аларны да фронтка җибәргәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре