Берсе – үлгән, икесе – хастаханәдә: Татарстанда иномарка коточкыч һәлакәткә юлыккан

“Citroen” юл кырыендагы машинага килеп бәрелгән.

Мамадыш районында бик көчле авария булган. Ике кеше зыян күргән, берсенең гомере өзелгән. Бу хакта “KazaFirst” дәүләт автомобиль инспекциясенең телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Авария Красная Горка авылында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, иномарка торак пункты эчендә рөхсәт ителгәннән күпкә тиз килеп, юл кырыендагы “Лада”га килеп бәрелгән. Иномарка йөртүче шундук һәлак булган, 2 пассажиры хастаханәгә озатылган. Коточкыч авария күренеше видеога эләккән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре