"Без аларга туган як җылысын җибәрәбез": СВОдагы егетләргә ярдәм итүчеләр белән сөйләштек

Алар барысы да безнеке! Мамадышта яшәүче Юрис Шәкүров махсус хәрби операциядәге егетләр турында әнә шулай ди.  Инде ике ел тик торганы юк аның. Ул СВОдагы егетләргә мунча ясап җибәрә. Шушы көннәрдә 40 нчы мунчасын ясап бетергән.

– Егетләр мунча керсен, рәхәтләнеп туган яктан килгән каен себеркеләре белән чабынсын дип тырышу. Мунчаны мин 10 көн эчендә ясыйм. Улларым да булышса, тизрәк тә эшлибез әле, – ди Юрис абый. – Күршем Рамил бер ел буе каен себеркесе җибәреп тора. Әнә шулай бергәләп егетләр өчен тырышабыз. Алар илебезне саклый, без исә аларга аз гына булса да туган як җылысын җибәрәбез.

Күптән түгел район башлыгы Вадим Никитин якташ солдатлар янына барып кайткан иде. Бүген махсус хәрби операция зонасында Мамадышның 500 дән артык ир-егете хезмәт итә. Аларга ай саен гуманитар ярдәм җибәрелә. Вадим Никитин егетләр янына үзе дә ике тапкыр барган инде.

–  Узган ел көз көне Северо-Донецк якларына барган идем. Ул вакытта 7 урында булдык. Бу юлы егетләр янына барышлый, якташыбыз Арина янына да кереп чыктык. Ул медицина частенда хезмәт итә. Аның белән күрешкәч, якташ солдатлар белән очраштык. Батыр якташларыбыз белән рәхәтләнеп сөйләшеп, хәлләрен белешеп, рәхмәт әйтеп кайттык. Анда бару – ватанпәрвәрлек бурычы. Һәр егетебез – район дигән зур гаиләбезнең бер әгъзасы, – диде ул.

Юрис Шәкүров

Сүз уңаеннан, Мамадышта әтиләре СВОда булган балаларга ярдәм чаралары даими күрсәтелеп тора. Аларга 11 юнәлештә социаль билетлар бирелгән. Ул билетлар белән, мәсәлән, кинога, боз сараена, бассейнга бушлай керә алалар. Алар мәктәпләрдә ташламалы бәядән туклана ала.

Зәй  

Шушы көннәрдә Зәйдән махсус хәрби операция барган территорияләрдәге госпитальләргә 30 нчы йөк җибәрелгән. Әлеге ярдәмне «Закамье. Госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» хәйрия хәрәкәте оештырган. Җитәкчеләре Наталья Березина әйтүенчә, бу юлы алар яралы сугышчылар һәм медицина хезмәткәрләре өчен иң кирәкле әйберләрне җыйганнар. Чик буе госпитальләренә махсус матраслар җибәргәннәр.

– Солдатлар өчен иң беренче чиратта кирәкле дарулар тутырылган җыелмалар әзерләдек. Егетләр өчен гигиена чаралары, оекбашлар, эчке киемнәр, юыну өчен кирәк-яраклар тупладык. Инвалид коляскалары, култык таяклары һәм тотынып йөрү җайланмалары да җибәрелде, – ди ул.

Әлеге йөкне җыйган бар кешегә район башлыгы Рәзиф Кәримов рәхмәтен белдергән.

– Госпитальләргә 30 нчы гуманитар йөкне җибәрү – сан гына түгел, ә олы хезмәт. Бу – чын күңелдән башкарыла торган халык ярдәме. Аны җыю, әзерләүгә өлеше кергән һәркемгә чиксез зур рәхмәт, – дигән ул.

Теләче  

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин да махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары янында булып кайткан.

– Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узучы якташларыбызга чираттагы гуманитар йөкне илттек. СВОдагы егетләргә үзеннән өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтлемен. Район халкы бик актив. Алар ниләр генә әзерләми?! Маскировка челтәрләрен дә үрә, тәмле ризыгын да пешерә. Кыскасы, нинди генә ярдәм кирәк димә, хәзер бергәләп әзерләп тә куялар, – ди район башлыгы. – Без кулдан килгәнчә Ватан сагындагы егетләргә ярдәм итәрбез. Аларга да рәхмәтебез чиксез. Тик күңелдә бер теләк – егетләр өйләренә тизрәк исән-имин әйләнеп кайтса иде.

Чаллы

Тиздән Чаллы оешмалары һәм халкы ярдәме белән җыелган гуманитар ярдәм махсус хәрби операция барган җиргә кузгалачак. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итә.

– Шәһәребездән 4 мең кеше Ватанны саклый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле андагы егетләргә кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Аларның гаиләләре дә читтә калмый, бу – безнең изге бурыч, – дигән Наил Мәһдиев. – Хәрбиләр белән соңгы очрашканда аларның көчле рухлары сокландырды. Бер дә зарланмадылар. Үзләренең кайда һәм ни өчен икәнен яхшы аңлыйлар. Ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт җиткерделәр.

Яңа Чишмә

Чуваш Чабаксары авылында яшәүче Людмила һәм Сергей Илдуловлар гаиләсе СВОдагы егетләргә ике мотоцикл алып җибәргән. Алар моңа кадәр дә якташларына гел ярдәм итеп торганнар.

– Без егетләргә булыша алуыбызга бик шатбыз. Ирем белән ферма салдык. 200 дән артык терлек асрыйбыз. Тырышып эшләгәч, җае чыгып тора. Иң мөһиме – без алган техникалар файда китерсен, егетләрне саклап йөртсен, – ди «Ана даны» медале иясе Людмила.

Людмила һәм Сергей Илдуловлар

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре