«Без андый түгел идек»: Хәзерге заман яшьләре нинди?

«Без андый түгел идек, хәзерге яшьләр бүтән». Өлкән яшьтәге апа-абыйларның авызыннан еш ишетелә мондый сүзләр. Дөрес, хәзер заманасы да, яшьләре дә башка. Алар үзләренә нәрсә кирәген кечкенәдән белеп үсә. Безнең яшьләр нинди алар? Нәрсә белән яши, ни хакында уйлана? Моны үзләреннән сорадык.

БАЛАЛАРДА – КИЛӘЧӘК

Алисә һәм Рүзил Сафиннар 2017 елда кавышып, гаилә кора. Бүген инде 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Иңне-иңгә куеп тормыш итүләренә әле 8 ел гына булса да, яшьрәк гаиләләргә бирердәй киңәшләре дә бар.

– Гаилә ныклыгының сере бер-беребезгә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре, улларыбызга үрнәк булуда. Сынауларны кулга-кул тотынышып үтүдә, бер юнәлеш тотып алга баруда, – ди Алисә. – Өйләнешкәнче ешрак ачуланыша идек. Хәтта ниндидер вак-төяк аркасында да. Хәзер бөтенләй ачуланышмыйбыз сыман. Бик тиз дуслашабыз. Ә мин шундый кеше – озак сөйләшмичә тора алмыйм. Һәрвакыт беренче булып дуслашам. Хаклы булсам да, дуслашуга беренче адымны мин ясыйм.

Баланың артыгы юк, диләр. Алисә дә бу сүзләр белән килешә. Олы уллары Аязга – 6, Исламга – 4, Әмирханга 1 яшь. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Ата-ана исән-сау булганда, һәр бала да бәхетле, ризыклы булачак, дип саный ана.

– 6–7 бала булса да, тәрбияли алыр идек дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен. Аларның игелеген күреп, ике дөньяның рәхәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын, – ди әниләре.

Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер, ди халык мәкале. Рүзил һәм Алисә хәләл малны тир түгеп табып, булганына шөкрана кылып, барлыкта-муллыкта яшиләр. Күптән түгел үз йортларын булдырдылар. Хәзер Арчада гомер итәләр.

Балалар кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, чәчәкләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карауларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсә. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала гамьсез, ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә, юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый.

Әни буларак, Алисә өйдәге җылылыкны саклый. Ә гаилә башлыгы гаилә терәге булуын дәлилли. Күпбалалы гаиләләргә хөкүмәт ярдәм итә бит, диярсез, ләкин хәзерге кибет бәяләре хатын-кызны декрет ялында да эшләргә мәҗбүр итә. Шуңа күрә вакыты булганда, Алисә кул эшләнмәләре әзерләп сату итә.

– Хуҗалыктагы эшләрне ирем, балалар башкара. Алар миңа бернинди авыр эш эшләтмиләр, – ди Алисә. – Үз йортың белән торганда эш күп булса да, бергәләп эшләргә дә, ял итәргә дә вакытыбыз кала. Балалар да спорт ярышларында, балалар бакчасында уздырылган чараларда актив катнаша.

ШӘҺӘР БЕР ЧИТТӘ ТОРСЫН

Бүген авыл рухын өлкәннәр саклый. Авылдагы яшьләр өлеше 10 проценттан да кимрәк. Рәсми мәгълүматлар шулай ди. Тик менә шул 10 процент эчендә гөрләп, җырлап яшәүчеләр бар. Кукмара районының Олыяз авылы егете Илнур Гобәйдуллин – шундыйларның берсе.

Кукмара аграр көллиятенең 29 яшьлек физкультура укытучысы Илнурны милли көрәш җанатарлары яхшы белә. Соңгы елларда ул Мордовиядә федераль Сабан туе чемпионы булды, Муса Җәлил исемендәге турнирда бронза медаль яулады, шулай ук республика чемпионатында өченче урынны алды. Көрәш буенча Россия спорт остасы дигән мактаулы исеме дә бар. Хоккей белән дә шөгыльләнә ул. Болардан тыш, Илнур тагын бер спорт төре – аударыш белән дә мавыга. Атка атланып көрәшү ул. Уен ике төрле ярышны берләштерә: атта бик шәп йөрү һәм борынгы көрәш.

Шуның кадәр мактаулы исемнәре һәм күптөрле мавыгулары булган егет авылда яши. «Шәһәрегез үзегезгә булсын, андагы шау-шу минем өчен түгел», – ди ул. Шуңа да авылда төпләнеп, үз эшен дә булдырган – чабышкылар үрчетү белән шөгыльләнә.

– Күп кеше ат тотмый бит хәзер. Авылларда да бик сирәк кешедә генә очрый ат. Анда да йә үстереп сату өчен, йә иткә дип асрыйлар. Хәзер техника заманасы. Атларны трактор, машина алыштырды. Атка утырып йөргән кешене күрсәләр, хәзерге буын балалары бөтенләй аптырашта кала. Җәй көннәрендә шәһәрдән авылга кунакка кайткан бала-чагалар минем атта йөргәнне күреп: «Мама, смотри: там лошадь», – дип бармак төртеп күрсәтәләр. Ат кем өчендер бизнес ясау чыганагыдыр, ләкин минем кебек ат белән җенләнгән ир-егетләр өчен ул – якын дус, тугры иптәш, – ди Илнур.

Сабан туйларында ат ярышын яратып караучылар өчен Җәүдәт Гобәйдуллин исеме яхшы таныш. Заманында «Урал» хуҗалыгының баш мал табибы үз эшенең чын остасы булудан тыш, затлы юртаклары белән төрле бәйгеләрдә дә катнашкан ул. Берничә ел элек бакыйлыкка күчкән әтисе истәлегенә Илнур туганнары, дуслары, төбәк җитәкчелеге ярдәме белән Олыязда хоккей турниры оештырып килә.

– Мин үземне белә башлаганнан бирле ат өстендә булдым. Әти гомере буе ат асрады. Аның вафатыннан соң, бу эшне мин дәвам итәргә тиеш дип уйладым. Кирәк булганга түгел, теләгем зур иде. «Татар булса – аты булсын», – дия иде әти. Әйтүемчә, кечкенә вакытта ук атлар янында кайнаштым. Әтинең мине ат өстенә утыртасы килгәндә дә, әнинең каршы булуын хәтерлим. Имгәнер дип курыккан. Ләкин мин барыбер атлардан аерылмадым. Кечерәк чакта колхоз малларын ат белән көтәләр иде. Әниләр өйдә булмаганда, велосипедка атланып тиз генә көтүлеккә төшә идем. Көтүче абыйлар белән сөйләшеп, шуларның атларына утырып йөри идем.

«Без кечерәк чакта хуҗалыкта эш күп иде: су ташырга, тирес чыгарырга, чүп утарга. Хәзер барысы да үзгәрде – яшьләр эшсез йөри. Бөтен бәла-казалар, начар гадәтләр шуннан килә», – ди ул.

Бүген 10 нан артык чабышкы асрый Илнур. Өстәвенә ике поние да бар. Анысын сеңелләренә – апасының кызларына дип алган булган. Тормыш иптәше Айгөл белән малай үстерә Илнур. «Авылда да кечкенә балалар күп. Алар зур аттан куркалар. Күпләр авылда торса да, шәһәр тормышы белән яши: мал асрамый, йомырка өчен тавык тотмый. Шуңа күрә балаларның атларны белеп һәм күреп үсүләрен телим. Ә болай чабышкыларның барысы да – чиста токымлы инглиз атлары», – ди ул.

– Аграр көллияткә киткәнче, атларны карап, асларын чистартып, ашатып-эчертеп китәм. Көнем иртәнге 3 тә башлана. Чабышкыларны декабрьдән майга кадәр көн саен тренировкага алып чыгам. Йөреп кайтканнан соң, ашатасы, эчертәсе, чистартасы. Мин атларга вакытымны да, акчамны да, көчемне дә жәлләмим.

ҮЗ ЭШЕҢ БУЛУ – БӘХЕТ

Рамил Гаптрәхимов – Чаллы егете. Күпләргә ул генеалогик үзәк җитәкчесе буларак та билгеле. Рамил Казанга 11 нче сыйныфны тәмамлагач килә – Казан федераль университетының тарих факультетында «Татарлыкны өйрәнү» юнәлеше буенча белем ала. Магистратурага укырга кергәч, төрки-мөселман дөньясының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә башлый.

– Параллель рәвештә Милли архивта эшләдем, анда шәҗәрә белән таныштым. Озак та үтми, мине архив директоры урынбасары итеп билгеләделәр, минем эшчәнлек өлкәсе киңәйде. Шулай да мин генеалогиягә, ягъни нәселне өйрәнү өлкәсенә тартылдым, шуңа күрә кешеләргә аларның шәҗәрәләрен өйрәнергә ярдәм итәргә булдым. Татарстанда әлеге юнәлештә эшләүчеләр аз: шәҗәрәләрне шәхси затлар тәкъдим итә, ә моның белән шөгыльләнә торган компанияләр юк дәрәҗәсендә. Соңгы елларда бу темага кызыксыну артуга карамастан, кешеләр кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белми. Мәсәлән, Мәскәүдә дистәләгән компания шәҗәрә төзү белән шөгыльләнә. Бөтен Россия буенча эшлиләр һәм тирәнтен тикшерүләр алып баралар. Шуңа да мин мавыгуымны эшкә әйләндерергә булдым, – дип сөйли Рамил.

2021 елда генеалогик үзәк ача ул. Биредә башта 1–2 кеше генә эшләсә, хәзер Рамилнең командасында – 10 нан артык кеше. Җитәкче сүзләренчә, «барысы да минем кебек үз эшен яратучы һәм генеалогия белән җенләнүчеләр. Күбесе – тарих юнәлешендә белем алган һәм гарәп телен белә. Архив документларын укыганда, бу – иң кирәкле «корал».

Шәҗәрәләрнең гамәли яктан файдасы күптән исбатланган. Мисал өчен, аерым авыл, шулай ук нәселләр – татар биләре, тархан, морза шәҗәрәләре нигезендә аларның милеккә, җир биләмәләренә хокукы расланган. Генеалоглар фикеренчә, нәсел агачында теркәлгән аерым буын вәкиленең каберен табып, аның геннарын тикшерү нигезендә медицина белешмәләре төзүгә юнәлеш алынганын да билгеләп үтү урынлы. Борынгырак буын вәкиленең ген үрнәкләре бу юнәлештә аеруча бай мәгълүмат бирә, шуның нигезендә хәзерге һәм киләчәк буындагы туганнарны дәвалауда яңа мөмкинлекләр ачыла.

– Без, нигездә, Татарстан буенча эшлибез, күрше төбәкләрдә дә проектлар күп. Монда саклана торган документлар буенча без нәкъ менә җиде-сигез буынны торгыза алабыз. Әгәр тирәнрәк анализ кирәк булса, өйрәнү Мәскәүгә күчерелә. Анда Россия дәүләт борынгы актлар архивында беренче «ревизия кенәгәләре»н карарга була. Шунда ук борынгы актларны да табарга мөмкин – аларда ата-бабаларның исемнәре очрый, – ди үзәк җитәкчесе.

Әле 30 гына яшь булса да, Рамил үз алдына куйган максатларына ирешә бара. Эштән генә түгел, гаиләдән дә уңган ул – тормыш иптәше Карина белән үз куышларын булдырып, ике бала тәрбиялиләр.

– Ир-ат өч нәрсә эшләргә тиеш: йорт салырга, малай тәрбияләргә һәм агач утыртырга. Биектау районында үз йортыбыз белән торабыз. 2024 елда икенче балам – улым туды. Үз эшеңне булдыру, яраткан эшеңдә хезмәт куюның максаты уңыш алу гына түгел. Ул – тынычлык та, бәхет тә, гаилә иминлеге дә, өметле киләчәк тә, – дип уртаклаша Рамил.

Агачлар да утырткан ул, тик кешеләргә әзерләгән нәсел агачларының саны тагын да күбрәк. Сер түгел, дүрт ел эшләү дәверендә аның командасы 500 дән артык шәҗәрәне торгызган. Һәм һәр ел саен бу сан арта бара.

– Шәҗәрә – гади исемнәр генә түгел. Ул – кабатланмас тарих. Гаилә тарихы, – дип саный җитәкче. – Без бигрәк тә татар шәҗәрәләрен өйрәнү тәҗрибәсе белән горурланабыз. Безнең эшләр Әстерхан һәм Пенза кебек төрле төбәкләрдән килгән татарларны, шулай ук керәшен татарларын колачлый. Нәселен һәм нәсел тарихын белергә теләүчеләр көннән-көн арта. Кемгәдер ярдәм итә алуыма бик шатмын.

Хәзерге вакытта Татарстанда 14–35 яшьлек 1 019 000 кеше яши.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре