Зәй
Зәй районы махсус хәрби операция зонасына 60 нчы гуманитар йөген озаткан. Әлеге ярдәм солдатлардан килгән үтенеч буенча җыелган. Гуманитар йөкне Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов озата барган. Хәрбиләргә «Ока» машинасы, төзелеш материаллары, газ баллоннары, су мичкәләре, маскировка челтәрләре, тиз пешә торган ашлар һәм башка бик күп кирәк-ярак алып барганнар. Изге Макарий чиркәве дроннарны ачыклау детекторы, ретранслятор, аккумулятор батареялары һәм фанералар җибәргән.
Мамадыш
 
Мамадышта яшәүче 64 яшьлек Юрис абый Шәкүров махсус хәрби операциядәге егетләргә барлыгы 38 мобиль мунча ясаган.
– Тиздән районнан гуманитар ярдәм юлга кузгала. Менә шунда тагын ике мунча да китәчәк. Башка районнар да миңа шалтырата. Әле бер хәрбигә 5 көн эчендә ясап бирдем. Әтисе килеп алды. Киләсе заказны Актаныштан сорадылар. Анысының эченә кер юу машинасы да урнаштырып булачак, – ди Юрис абый. – Кеше рәхмәтләренә сөенеп яшим. Андагы егетләрнең җылы сүзе канат куя. Севастопольгә ике тапкыр бардым. Егетләр мин ясаган мунчада юына. Сорый белсәң, иганәчеләр дә булыша. Телең белән кулың тик тормаса, була. Үземнең мунчамны кечерәйтеп ясап, истәлек өчен музейга тапшырдым. Яшьләр дә белеп торсын, дим!
Алабуга
 
Ярты ел элек КФУның Алабуга институты укытучысы, тренер Олег Разживин «Тимер» батальонының медицина взводы хәрбиләренә «УАЗ» машинасы тапшырган. Берничә көн элек «Вместе к Победе!» хәрәкәтенең 95 нче гуманитар конвое белән хәрбиләргә кыйммәтле бүләк – мотоцикл җибәргәннәр. Мондый техника яралыларга ярдәм итү һәм дарулар ташу өчен кирәк.
– Бу машина ярдәмендә дистәләгән кешенең гомерен саклап кала алдык. Олег Анатольевич, игелекле йөрәгегез һәм чын патриот булуыгыз өчен зур рәхмәт, – дип хәбәр юллаган егетләр.
Питрәч
 
Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә Питрәч районында яшәүчеләр дә «УАЗ» машинасы җибәргән. Аны Ленино-Кокушкино авылыннан «Тюльпан» позывнойлы егеткә тапшырганнар. Ә 27 нче гвардия мотоукчы дивизиясенең танк батальонына дизель электр генераторы килеп җиткән.
Берничә көн элек Россия Герое, Питрәч егете Иван Додосовка Көектәге торак комплекста фатир бүләк иттеләр. Каһарман якташыбыз үзе кайта алмаган, ачкычларны әти-әнисе Алексей Анатольевич һәм Татьяна Николаевнага тапшырдылар. Тантанада Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты.
Түбән Кама
Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм күрсәтелә. НХТИның тәрбия бүлеге җитәкчесе Матвей Александров әйтүенчә, волонтерлар белән бик еш хәйрия эшләрендә катнашалар.
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыябыз. Ел дәвамында без исән калу беләзекләре, коры душ, окоп өчен шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрәбез. Шул рәвешле егетләребез өйләренә исән-сау кайтсын өчен бар көчебез белән ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Матвей Александров.
Түбән Каманың барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар СВОга ярдәм җыюда бик актив катнаша икән.
– Һәр кеше үзеннән өлеш кертергә тырыша. Без юрган тышлары, кием-салым алып килдек. Алга таба да әйберләр җыюны дәвам итәчәкбез. Ватан хакына ниндидер өлеш кертә алуыбызга без бик шат, – ди нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең тулай торак мөдире Резеда Минһаҗева.
Татьяна Гребенникова солдатларга үзе язган шигырьләрен җибәрә икән. Махсус операция башланганнан бирле ул 500 дән артык хат язган инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез