Бүген мәктәпләрдә укучыларны эшкә җәлеп итәргә ярамый. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова, әти-әниләрнең ризалыгы белән балаларга эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, дип, «Мәгариф турында»гы Законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән. Мәктәпкә хезмәт тәрбиясе кайтырмы?
Ольга Казакова «мәктәпләрдә укучыларны хезмәткә тартырга ярамый» дигән маддәне «әти-әниләр рөхсәте белән ярый» дип үзгәртергә тәкъдим итте. Депутат әйтүенчә, хәзерге вакытта класс бүлмәсен җыештырган саен, укытучы әти-әнидән ризалык сорарга тиеш. Төзәтмә кабул ителгән очракта исә әти-әниләрдән бер мәртәбә – бала укырга кергәндә ризалык алу да җитәчәк.
«Без кәбестә ашамыйбыз»
– Моннан ике ел элек мәктәп яны бакчасына җир казырга алып чыккан өчен 10 нчы сыйныф кызлары минем өстән Прокуратурага шикаять язды. Кабинетыма кереп: «Ник сез безне эшләтәсез?» – дип видеога төшерделәр. Бакчада үскән әйберне өйгә ташыганым юк, кәбестәсен дә, башкасын да табынга куябыз бит, дип аңлаттым. Юк, без кәбестә ашамыйбыз, диләр. Шуннан соң тикшерүчеләр: «Нишләп законны бозасыз?» – дип мине тикшереп йөрделәр. Тагын бер малай бар иде әле. Бакчага чыга да, закон буенча мин эшләргә тиеш түгел, дип тик басып тора. Ә ашарга барысы да яраталар. Балалар үзләре теләмәсә, эшләтергә хакыбыз юк. Такта сөрттерә дә, идән юдырта да алмыйбыз, – ди Биектау районы Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов. – Бу депутат тәкъдименең файдасы бар дип уйлыйм. Әгәр бала эшләргә теләмәсә дә, әти-әни риза булса, аны эшләтеп булачак. Ләкин бу әле ярты гына адым. Хезмәт тәрбиясен болай гына кайтарып булмый.
Казан мәктәбендә укучы Ралинә Галимуллинаның да мәктәп яны бакчасында практика үтәсе килми. Бер караганда, бер атна күп тә түгел инде.
– Авыр эш кушмыйлар. Чәчәкләргә су сибәсе, чүп утыйсы, баскычларны юасы. Эшлисең килмәсә, мәктәпкә уку кирәк-яраклары алып бирәсең. 8 нче сыйныфка җитеп, минем бер мәртәбә дә эшләгәнем юк. Сыйныфтан бары берничә кыз гына практикага йөри. Ялны нәрсәгә әрәм итәргә? Без мәктәпкә эшләргә түгел, укырга киләбез. Укыганда болай да мәктәптә, ашханәдә кизү торабыз бит, – ди Ралинә.
Сездә ничек?
Мәктәптә хезмәт тәрбиясенә карата «Ел укытучысы – 2018» бәйгесе җиңүчесе, Казандагы 108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбировның да фикерен белештек.
– Соңгы вакытта укучылардан такта сөрттергәнем юк диярлек. Ни өчен дигәндә, маркерлы тактада эшлибез. Тиз генә язасың да, вакытны әрәм итмәс өчен, үзең сөртеп аласың. Әгәр акбур белән язудан туктап, маркер тактасына күчсәк, проблема тумас. Минем тәҗрибәдә: «Ник такта сөрттерәсең?» – диюче әти-әниләр булмады. Идән юуга килгәндә, аны әти-әни үзе хәл итәргә тиеш дип саныйм. Без укыганда кизү тора идек. Хәзер замана икенче бит. Әти-әни баласын мәктәпкә укырга дип җибәрә. Юридик якны карасаң, алар хаклы. Әти-әниләр каршы түгел икән, иң яхшысы – ел башында коллектив килешүе төзү. Риза булсалар, хет кар көрәргә чыксыннар, хет идән юсыннар. Хәзер идән юучы балаларны күргәнем юк. Ә менә кар көрәргә чыгарга атлыгып торучылар бар. Укытучылар әти-әни белән аңлашып эшләгәндә, хезмәткә тарту проблемасы тумый, – ди Радик Хәбирова.
Яшел Үзән районы Осиново мәктәбе директоры Гөлинә Саттарова әйтүенчә, әти-әнидән гариза алу бүген генә чыккан әйбер түгел. Укучылар әллә нәрсә эшләми, нибары такта, тузан сөртә. Моңа бер әти-әни дә каршы килми икән.
– Тәрәзә юдыртмыйбыз, ни өчен дигәндә, куркыныч. Мәктәптә балаларга идән сөрттерергә каршы мин. Идән юучыларга зыян өчен акча түләнә. Дөресен генә әйткәндә, бар яктан ялтырап торсын, вирус, бактерия булмасын дисәк, аны үз эшенең остасы башкарсын дип саныйм, – ди Гөлинә Саттарова.
Әнисә Миннәхмәтова Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Аның укучылары гөлләргә су сибә, тәрәзә төпләренең тузанын, такта сөртә...
– Әти-әниләрдән ризалык алмыйбыз. Бу язылмаган кагыйдә кебек бара. Балаларны эшләтүгә кагылышлы проблеманың бервакытта да туганы юк. Укучылар ашханәдә кизү тора. Ашагач, үз артларыннан җыештыралар. Һәр чирек ахырында сыйныфны яхшылап җыештырып китәбез. Хәзер экологик проблема дип чаң кагалар. Үз артыннан җыештырган кеше беркайчан да чүпләми. Үз агымында бара торган эшне катлауландырмасыннар иде, – ди укытучы.
Фикер
Алмаз Галимов, КФУның психология һәм мәгариф институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары, педагогика фәннәре докторы:
– Минем белүемчә, хәзер дә әти-әниләрнең һәм баланың ризалыгы буенча эшкә җәлеп итәргә була. Балаларның хезмәткә тартылуына уңай карыйм. Барыбыз да эшләп үстек. Ләкин баланы эшкә тарту һәрвакытта да хезмәт тәрбиясе дигән сүз түгел. Теләсә кайсы тәрбия чарасы кебек, хезмәт тәрбиясе дә уңай эмоциональ мохиттә башкарылырга тиеш. Аның үз шартлары бар. Законга 2–3 сүз өстәп кенә хезмәт тәрбиясен каядыр яңа үрләргә күтәреп булмый. Бу инициативаның кая таба юнәлтелгәнен мин бик аңлап бетермим әле.
Юрист сүзе
– Балаларны мәктәпләрдә хезмәткә җәлеп итүгә килгәндә, РФ «Мәгариф турында»гы Закон нигезендә, әти-әниләрнең рөхсәтеннән һәм укучыларның ризалыгыннан башка балигъ булмаган балаларны белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итү тыела.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте дә (Роспотребнадзор) 18 яшь тулмаган затларны зарарлы яки куркыныч эшләрдә эшләтүне тыя. Әйтик, санузеллар, гомуми файдалану урыннарын җыештыруга, тәрәзә, яктырткычларны юуга укучыларны җәлеп итү рөхсәт ителми. Хәзерге вакытта РФ Хезмәт кодексының 63 нче статьясы нигезендә, хезмәт килешүе 16 яшь тулган затлар белән төзелә ала. Шулай ук бүген ата-аналарның берсе һәм опека органнары рөхсәте белән 14 яшькә җиткән зат белән җиңел эшләр башкару өчен хезмәт килешүе төзелергә мөмкин.
14 яшькә кадәрге балалар кинематография, театр оешмаларында экранлаштыруда һәм куелышларда катнашуга җәлеп ителергә мөмкин, әмма мондый эш баланың сәламәтлегенә зыян китермәсә генә ата-аналарның һәм опека органының рөхсәте булса гына мөмкин.
Тиешле үзгәрешләр керткәндә үсмерләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклауның гамәлдәге гарантияләре сакланачак һәм үзгәрешләр уку процессына комачауламаячак дип ышанып каласы килә.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез