«Бездә – башка законнар!»

Язмамның исемен укып, сәясәт турында икән бу, дип уйлый күрмәгез. Тамчысы да юк. Замана баласының – биш яшьлек баланың «баш күтәрүе» турында ул. Бер караганда, балалар һәм өлкәннәр арасындагы гадәти бер каршылык кына кебек. Әмма аны бала үзсүзлелеге белән дә бутап булмый. Нигәдер тирәнрәк фәлсәфәгә этәрә. Айлар буе берни дәшми, барысына риза булып, карышмый гына бөтен әйткәнне үтәгән баланың, җае чыгуга, өлкәннәрне аптырашта калдырырлык фикерләре белән, кирәк чакта үз сүзен кистереп әйтә белүе белән дә уйландыра бу вакыйга.

Туганымның Казанда яшәүче оныклары җәйге каникулда шактый гына әби-бабай янында торып киттеләр. Әти-әниләре алырга кайткач, әбисе биш яшьлек оныгына: «Улым, сез бездә кунак булдыгыз инде, иртәгә мин дә сезгә кунакка барам әле», – ди. «Кил, әби, кил», – ди онык. Ничә көнгә килүе, кайсы бүлмәдә йокларга җыенуы белән дә кызыксына, сораша. Әбисенең биргән җаваплары күңеленә хуш килә, сөенә. Тик азактан: «Әби, безгә килгәндә үзегездәге законнарны калдырып кил, яме. Безнең өйдә – башка законнар. Әти белән әни законы. Бездә ашаганда телефон карарга да ярый. Йокларга да иртә ятмыйбыз. Без монда кайткач, сезнең законнар белән яшәдек, безгә килгәч, сиңа да безнең законнар белән яшисе була инде», – дип, әбисен бөтенләй хәлдән тайдыра.

– Дөрестән дә, ай буе кичке тугыздан калдырмый, йокларга яткырдым, телефоннарын да көнгә берничә сәгатькә генә бирдем, – ди туганым. – Өстәл янына телефоннарын бөтенләй алып киләсе түгел иде. Табак-савыт та юдырдым, бакчада бергә су да сиптек, чүп тә утадык. Башлангыч сыйныфта укый торган зур оныкка китапханәдән китаплар алып кайтып укыттым, иншалар яздырдым, мисаллар эшләдек. Уен мәйданчыгына да алып бардым, бергә су буйларында, болынлыкларда да йөрдек. Пенсиядә булгач, вакыт күп бит, тырыша-тырыша, күңелләрен күрдем. «Сезгә болай ошыймы?» – дип сорарга башка да килмәгән. Болай бик канәгать кебекләр иде. Берсе дә ник алай, ник болай, дип каршы бер сүз әйтмәде, бөтен сүземне тыңладылар. Кайткан арада әти-әниләре дә, сезне бер әйтүдә тыңлыйлар, безгә әллә ничә тапкыр әйтергә кирәк, дип шакката иде әле. Баксаң, каршы килергә ярамаганны белгәнгә генә тыңлаганнар икән. Күңелләреннән минем шартларга бик үк риза булмаганнар бит. Үзләренә кунакка барам дигәч, сабыйлыгы белән бөтен күңелендәгесен әйтеп бирде балакай... Олысы да риза булмагандыр инде, анысы әйтергә ярамаганга күңелендә калдыргандыр. Каршы әйтмәүләре риза булу билгесе түгел икән бит. Һич аңлап бетереп булмый икән бу бала күңелләрен. Аның бу сүзләреннән көләргә дә, еларга да белмәдем. Рәхмәт төшкере, үзе киләм дигәнне онытмый, киткәннән бирле көн саен: «Әби, кайчан киләсең инде?» – дип шалтырата.

– Синең алар законнары белән яшәгәнеңне күрәсе киләдер, – дим.

– Кем белгән инде, – ди ул, көлеп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре