Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, былтыр республикага 4,5 миллион турист килгән. 2024 ел белән чагыштырганда кунаклар саны 200 мең кешегә диярлек күбрәк. Тармакта ел дәвамында 120 миллиард сумлык хезмәт күрсәткәннәр. Туристларның иң яраткан урыннары – Казан Кремле, Зөя шәһәр-утравы, Бөек Болгар һәм Алабуга.
Белгечләр шуны да искәртә: узган ел су буйлап сәяхәт итүчеләр һәм республикага үз машинасында килүчеләр саны арткан. Елга маршрутларына карата кызыксыну, мәсәлән, бер ел эчендә 25 процентка диярлек үскән. Моны яңа маршрутлар ачылуга бәйләп аңлатканнар. Ә менә машинада сәяхәт итүче туристлар санын М12 трассасы арттырган. «Хәзер Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, шулай ук илнең төньяк-көнбатышында һәм үзәк өлешендә яшәүчеләр югары тизлекле автомобиль юлы аша Татарстанга берничә сәгатькә тизрәк килеп җитә. М12 трассасы ачылганнан бирле машинада сәяхәт итүче туристлар саны берничә тапкыр артты: Казан урамнарында элек безгә килмәгән төбәкләрдән автомобильләрне ешрак күрергә мөмкин. Яңа юл ачылганнан бирле ике ел эчендә Мәскәү–Казан арасын 52 миллионнан да күбрәк тапкыр узганнар», – диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Татарстан ел саен кунаклар кабул итәргә һәм үз халкын ял иттерергә ныклап әзерләнә. Быел да җәй вакыйгаларга бай булырга охшаган. Ял итәргә теләүчеләр өчен яңалык та бар: Идел һәм Чулман елгалары буйлап Казаннан Чаллыга кадәр һәм кире якка яңа маршрут хәрәкәт итә башлады. Ул республиканың башка шәһәрләрен – Чистай, Алабуга һәм Түбән Каманы да колачлый. «Бу – тарихи проект, без Чулман елгасы буйлап югары тизлекле судноларда пассажир маршрутларын кире кайтарабыз», – диде Сергей Иванов. Казан белән Чаллы арасында рейслар җәй буе йөреячәк. Башкаладан «Метеор»лар һәр атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә, автокаладан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кузгала. Юл 6 сәгатькә якын вакыт ала. Ташламалы билет бәясе 1,6 мең сумнан башлана.
Бәя дигәннән, быел су транспортында социаль әһәмияттәге маршрутлар буенча хәрәкәт итүгә бәяләр 8 процентка арткан. «Тормыш бер урында гына тормый, техникага хезмәт күрсәтүгә бәйле чыгымнар да. Бәяләрне күбрәк тә арттырып булыр иде. Әмма безнең төп бурыч – халыкка елга маршрутларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү. Шуңа күрә тарифлар билгеләү турында карар кабул иткәндә, аларны үз кыйммәте буенча түгел, ә 8 процентка гына арттыру турында карар кабул иттек. Калган чыгымнар күрсәтелгән хезмәтләрдән чыгып, предприятие бюджетыннан финанслана», – диде Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова.
Быел су юлы буйлап Казаннан Болгарга кадәр барып җитү – күп дигәндә 544 сумга (былтыр 476 сум булган), Казаннан Зөя шәһәр утравына кадәр 188 сумга (былтыр 164 сум булган) төшәчәк.
– Социаль әһәмияттәге хезмәтләр генә дәүләт тарафыннан көйләнә. Шул ук Казан–Чаллы маршруты, мәсәлән, әлегә коммерция нигезендә эшләячәк. Бер ел йөреп карыйк. Аңа ихтыяҗ зур булса, алга таба күз күрер. Кирәк кешегә Казаннан Чаллыга машинада 3 сәгатьтә барып җитеп була. Ә «Метеор» озаграк бара. Шуңа күрә бу маршрутны күбрәк туристлар үз итәр дип уйлыйбыз, – диде Лилия Борисова.
Коры җирдән сәяхәт итәргә теләүчеләргә дә сөенче бар. Республика буйлап машинада җилдерүчеләр өчен яңа маршрутлар тәкъдим иттеләр. Алар барысы да «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысасында эшләнгән. Аерым алганда, «Борынгы заманнан хәзергә кадәр: гаҗәеп Татарстан» маршруты 6 көнгә исәпләнгән, аның озынлыгы 390 чакрым. Сәяхәтчеләр Осиново күленә, Казан Кремленә, Зөя шәһәр-утравына һәм Биләргә барачак. Маршрут гаилә белән ял итү өчен дә туры килә.
Кыска вакытлы ял кирәк, дисәгез, анысы да бар. Соңгы елларда авыл туризмына, ягъни фермага барып, хайваннар белән аралашуны күз уңында тоткан ялга ихтыяҗ зур. Ә Татарстанда мондый тәкъдимнәр шактый: Лениногорск районына барып – атлар, Лаешта – балыклар, Бөгелмәдә – бозаулар, Спаста – дөяләр, Биектауда – тәвә кошларын, Балык Бистәсендә боланнар күреп, аларны ашатып, туйганчы фотога төшеп кайтырга мөмкин. Тагын да үзенчәлеклерәк ял кирәк икән, Яшел Үзән районына килегез. Биредәге фермаларның берсендә Перудан алып кайткан альпакалар үрчетәләр. Сез әле һаман да өйдә утырасызмы?
Сан
2022–2025 еллардагы җәйге сезоннарда Татарстанда 5,9 миллион турист кунак булган. Әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә җиденче урында. Бездән алда – Краснодар крае (31,8 миллион кеше), Мәскәү өлкәсе (25,5 миллион), Мәскәү (20,9 миллион), Ленинград өлкәсе (17,7 миллион), Санкт-Петербург (14,6 миллион) һәм Кырым (8,6 миллион).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез