Республика янәдән күңеле, намусы кушканга мәрхәмәтле адымга барган батыр йөрәкле кешеләрне эзли. Ел саен «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе кысасында көндәлек тормышта батырлык эшләгән кешеләрне бүләклиләр. Проектның төп максаты – яшь буынга үрнәк булырлык шәхесләрне күрсәтү.
– Ватанпәрвәрлек темасы тормышыбызның барлык өлкәләренә дә тирән үтеп керде. Бүген ул башлангыч хәрби әзерлек кенә түгел, күпкә тирәнрәк, беренче укытучыдан башлап кече Ватанга булган мәхәббәткә кадәр, – диде матбугат очрашуында Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова. – «Безнең заман геройлары» проекты гадәти тыныч тормышта батырлык кылган кешеләр турында халыкка күбрәк җиткерүгә юнәлдерелгән. Һәм бу геройлар һәрвакыт олылар гына түгел.
«Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия» Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов фикеренчә, батырлык кылган кешеләргә тиешле игътибар бирелми.
– Интернет, социаль челтәрләр шоу-бизнес йолдызлары, артистлар, актерлар турында бик күп мәгълүмат, яңалыклар белән тулган. Батырлык кылган кешеләр киң аудиториягә билгесез булып кала. Ә бит мондый геройлар аз түгел, – диде ул.
Премия кысасында 4 номинация булачак. Руслан Шиһабетдинов сүзләренә караганда, лауреатлар саны ел саен арта бара.
– Минемчә, бу җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, гади кешеләрнең батырлыкка күбрәк игътибар бирелә башлавына да бәйле. Без геройларны күрәбез. Миңа калса, бу проектның әһәмиятен тагын бер кат дәлилли. Безнең проект кысасында «батырлык» сүзе – шактый киң төшенчә. Без янгыннан коткарган, судан тартып чыгарган кешеләрне генә түгел, шул исәптән донорларны, БДИда йөз балл җыючыларны, табибларны, медицина хезмәткәрләрен, волонтерларны да бүләклибез, – диде ул.
Катнашучылар арасында, яшь булуларына карамастан, инде батырлык эшләргә өлгергән балалар да бар. Аларны «Кечкенә геройлар» форумы кысасында бүләклиләр.
– Яшь геройларның һәрберсенең төрле кызыксынулары, төрле максатлары. Ләкин аларның барысын да бер нәрсә – бәлагә тарыган кешегә ярдәмгә килергә әзерлек берләштерә. Аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләгән әти-әниләренә, укытучыларына зур рәхмәт, – диде Руслан Шиһабетдинов.
Дәүләт Советы депутаты, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев та «Кечкенә геройлар» форумы аеруча мөһим булуын әйтте.
– Балалар белән кечкенәдән үк батырлыклар турында сөйләшергә кирәклеген аңлыйбыз. Үсеп килүче яшь буын комикслар, фильмнар, мультфильмнар белән кызыксына. Күп очракта чит илнекеләр белән. Безнең төп бурычыбыз – балаларга яшь геройларның янәшәдә булуын күрсәтү. Бу – аларның күршеләре, сыйныфташлары, дуслары. Алар – уйлап чыгарылган персонажлар түгел, ә батырлык кылган чын кешеләр, – дип сөйләде ул.
Премиягә гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Ләйсән Сафина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез