Татарстанның Биектау районында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган тугыз хәрби хезмәткәрнең гаиләләрен бүләкләделәр. Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы үткәрде.
Үлгәннән соң бүләкләнүчеләр арасында Алик Исхаков, Сергей Грицяк, Денис Никитушкин, Альберт Сергеев, Виталий Чевычалов, Антон Смирнов, Муса Җамалиев, Ирек Газимов һәм Рөстәм Галявиев. Аларның туганнарына хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләр тапшырдылар.
Тантанада шулай ук фронттан кайткан Марсель Абдулгалимов та бар иде. Аны "Жуков" һәм "Махсус хәрби операция катнашучысы" медальләре белән бүләкләделәр.
Фонд вәкилләре хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә рәхмәт белдерде һәм аларга кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтергә вәгъдә итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез