Биектаудагы төнге фаҗига. Гомере өзелгән сабыйларның әтиләре СВОдан кайта

Бер гаиләдән – өч мәет. Биектауда 23 июньдә килеп чыккан фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Төнге янгында 3 һәм 5 яшьлек ике сабый белән аларның 57 яшьлек әбиләре янып үлгән. Янгын сүндерүчеләр җиде яшьлек малайны коткарырга өлгерә. Сабыйларның әниләре төнге эштә була. Әтиләре – махсус хәрби операциядә.

Биектау авыл җирлеге башлыгы Азат Хәбибуллин әйтүенчә, Савельевлар тәртипле гаилә булган.

– Алар безгә бер ел элек күчеп килделәр. Өч бала да тәрбиягә алынган, «Бәләкәч» балалар бакчасына йөрделәр. Опека бүлеге контролендә булдылар. Алар турында начар сүз әйтә алмыйбыз, – диде ул.

Бакча мөдире Эльвира Хәйретдинова бу гаилә турында якын итеп сөйли.

– Ирина балаларын бик ярата иде. Сабыйлар бакчага бик матур итеп киенеп йөрде. Бар җирләре тәртиптә булды. Янгында гомере өзелгән Артемга июльдә 3 яшь туласы иде. Нинага 5 яшь иде. Шул кечкенә сабыйларны коткарам дип, әбиләре дә һәлак булган. Бик кызганыч инде. Бакчабызга йөргән балалар булгач, күз алдында матур чаклары тора. Аларның үз әниләре дә фаҗигале төстә үлгән булган... Күңелгә бик авыр, йөрәк сыкрый. Бик кайгырабыз, әйтер сүз юк, – ди Эльвира Хәйретдинова. – Янгында исән калган Никита әле быел гына бакча белән саубуллашты, укырга керергә тиеш. Тәрәзә янына килеп ярдәм сорый белгән, гомерен әнә шул саклап калган, күрәсең.

Гаилә башлыгы Василий, балаларын һәм әбисен соңгы юлга озатырга дип, кайтыр юлга чыккан.

Биектауда яшәүчеләр бу фаҗигагә битараф калмаган. Кемдер кирәк-ярак китерә, кайберәүләр җылы сүз белән юата. Район башлыгы Равил Хисмәтуллин да аларның кайгысын уртаклашкан.

– Бик авыр хәл. Мондый чакта без тагын да берләшергә тиеш. Бала хәсрәтен бернинди сүзләр белән дә басып, юатып булмый. Әмма без әлеге гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз, – дигән ул.

Район Башкарма комитеты Савельевларга вакытлыча яшәп торыр өчен торак табып биргән. Алар анда өйләрендә ремонт эшләре төгәлләнгәнче яшәячәк.

Ярдәм дигәннән, Савельевларга булышырга теләүчеләр Ирина Владислав кызы исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 8 (987) 212 69 21 номерына беркетелгән.

Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган. Белгечләр янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре