Мәксут Шадаев быел апрель аенда ук спам-шалтыратуларга каршы көрәшү тәкъдиме белән чыккан булган инде.
Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәксут Шадаев министрлыкның сентябрь аенда Дәүләт Думасына спам-шалтыратуларны тыюга юнәлдерелгән закон проектын кертәчәген раслаган. Бу хакта “ТАСС” яза.
Мәксут Шадаев быел апрель аенда ук спам-шалтыратуларга каршы көрәшү тәкъдиме белән чыккан булган. Аның фикеренчә, билгесез номерлардан шалтыратучылар абонентлар күңелендә ачу һәм телефон элемтәсенә ышанмаучылык уята.
 Закон проектын кабул итүнең халыкны бәйләнчек рекламачылардан һәм кирәкмәс шалтыратучылардан саклау мөмкинлеге бирәчәге, шулай ук телефон аша элемтәгә ышанычны арттырачагы күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез