Язның төп бәйрәме – 8 Март та якынлашты. Димәк, иртәгә бар дөнья шау чәчәккә күмеләчәк. Чәчәк кибетләрендә инде бүгеннән үк кызу урак өсте. Flowwow аналитика үзәге белгечләре 8 Март көнне Татарстанда чәчәкләргә ихтыяҗ 70 процентка артачак, дип фаразлый. Хәер, ул март башында ук 35 процентка арткан инде.
Ихтыяҗга күрә бәясе дә арта, билгеле. Кайбер чәчәк сату кибетләрендә яз бәйрәменең символына әверелгән лалә чәчәген инде бүгеннән үк 15–20 процентка арттырып саталар.
Казандагы чәчәк кибете хуҗасы Эльмира Гыйззәтова бәйрәм алдыннан чәчәкләргә бәя артуны гадәти күренеш дип атый.
– Чәчәк кайтарту бик кыйммәткә төшә. Аеруча хәзер. Үзегез күреп торасыз: валюта да уйнап тора, илгә каршы кабул ителгән чикләүләр аркасында юл да озынайды. Хәзер чәчкәләр озаграк кайта, шул рәвешле юл чыгымнары да артты. Өстәвенә узган ел Голландиядә уңыш булмады. Бәяләрнең ник артуын менә шуннан чамалагыз инде, – ди кибет хуҗасы.
Бүген алар бер лалә чәчәген 120 сумнан саталар. Гөлләмә итеп өчне алсалар, 450 сумга төшәчәк.
– Ел саен 8 Март бәйрәмендә иң элек лалә чәчәге сатылып бетә. Роза чәчәгенә дә сорау зур була. Гадәти роза чәчәгенең бер данәсен 300 сумнан сатабыз, – ди Эльмира.
Казанның Зинин урамындагы чәчәк кибетендә сатучы Юля әйтүенчә, 8 Мартта әзер гөлләмәләргә дә ихтыяҗ зур. Чәчәк бәйләмнәренә алдан заказ биреп куючылар да бар икән. Кесә калынлыгына карап, гөлләмәнең купшылыгы да, бәясе дә үзгәрә.
– Бәйрәм көннәрендә гадәти бер чәчәк гөлләмәсе уртача 3754 сум тора. Чәчәкләрдән ясалган иң арзан композиция исә якынча 2613 сумга төшә. Букетларга алдан заказ биреп куючыларга 10 процент ташлама ясыйбыз, – ди Юля.
Акчам җилгә очмасын дисәң, чәчәкләрне яхшылап карап алырга кирәк. Тәҗрибәле флорист Энҗе Сабирова шулай ди.
– Чәчәкнең таҗлары ачылып бетмәгәнне алырга тырышыгыз. Ачылып беткән икән, ул инде тиздән сулачак дигән сүз. Чәчәк таҗларында саргайган, киселгән урыннар да булмасын. Сабакларын да бер кат карап чыгу зыян итмәс, – ди ул.
8 Мартка чәчәк бәяләре
Лалә
– гадәти – 120–200 сум
– Голландиянеке – 180–300 сум
Роза
– гадәти – 300 сум
– куаклысы – 450 сумнан
– пион сыманы – 750 сумнан
Нәркис һәм ирис – 150–200 сум
Мимоза – 300–1000 сум
Истә тот!
Сүз уңаеннан, хокук сакчылары 8 Март көннәрендә аеруча сак булырга куша. Ник дигәндә, елның-елында бәйрәм көннәрендә мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны бермә-бер арта, ди алар. Хәзер алар гүзәл затларны чәчәк гөлләмәсе бүләк итеп тә алдый. «Шуңа күрә сезгә курьер билгесез заттан чәчәк алып килеп, соңрак билгесез номердан сезгә шалтыратып, моны раслау өчен ниндидер код-парольләр сорасалар, сөйләшүне шундук туктатыгыз. Бу – мошенниклар», – дип кисәтә хокук сакчылары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез