Муан (Көньяк Корея) Халыкара аэропортында Бангкоктан килгән Jeju Air авиакомпаниясенең Boeing 737 пассажир самолеты һәлакәткә юлыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә бортта булган 181 кеше һәлак булган, шул исәптән пассажирлар һәм экипаж әгъзаларын да кертеп, дип яза "Газета.Ru".
Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, самолет очып китү-утыру полосасыннан читкә чыккан, коймага бәрелгән, шуннан соң челпәрәмә килгән һәм шартлаган. Фаҗиганең беренчел сәбәбе дип кошлар белән бәрелешкәннән соң барлыкка килгән шасси төзексезлеген атыйлар. Һәлакәткә берничә көн кала шул ук борт Чеджудан Пекинга очу вакытында штаттан тыш хәл турында хәбәр иткән иде инде.
Урында махсус хезмәткәрләр эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез