Бөгелмәнең элекке мэры 115 миллион сумлык мөлкәтеннән коры калачак

Биектау район суды, прокуратура таләбен канәгатьләндереп, Бөгелмәнең элекке мэры Линар Закировның һәм аның гаиләсе әгъзаларының 115 миллион сумнан артыграк бәядәге мөлкәтен дәүләткә кайтару турында карар кабул иткән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерү нәтиҗәсендә Закировның чыгымнарының рәсми керемнәренә туры килмәве ачыкланган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 2016-2022 еллар чорында элекке мэрның әнисе исеменә – Мәскәүдә һәм Казанда ике фатир һәм коммерция бүлмәсе, хатынының әтисе исеменә – Сочида җир кишәрлеге белән йорт һәм фатир, хатынының әнисе исеменә – Porsche Cayenne автомобиле рәсмиләштерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре