«Болгар радиосы» җәйге OPEN AIRга чакыра

 14 июль көнне Казан Ипподромында "Болгар радиосы"ннан ачык һавада зур бәйрәм концерты - җәйге "OPEN AIR" узачак! Чараны гаилә елы уңаеннан "Болгар радиосы" Казан шәһәренең Совет районы администрациясе белән берлектә оештыра.

Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марат Яруллин, Рифат Зарипов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаянов, Илшат Сафин, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, DJ Радик һәм Айрат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Вадим Захаров, Раяз Фәсыйхов, Гүзәл Әхмәтова, Шарапҗан, Гөлназ Асаева, Вилли, Лилия Хәйруллина, AkBulat, Илназар, Arthur Mauzer һәм  Лия Шамсина, Зәрина Хасаншина, ИлГәрәй, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, Рафис Кәлимуллин, “Мингазов” кавер төркеме, Дилә Нигъмәтуллина катнаша.

"Болгар радиосы" бәйрәм уңаеннан Вконтакте челтәрендә бәйге оештыра. Аның нәтиҗәләре 14 июль көнне билгеле булачак та. Катнашырга ашыгыгыз!

Рәхим итегез! Башлана 18:00 сәгатьтә. Керү бушлай.

Шулай ук сезнең өчен 16:00 сәгатьтән мастер-класслар, уеннар, тәмле ризыклар урыннары эшли башлаячак.

реклама хокукларында

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре