Болгарда «Кара Пулат» опера-легендасы төсле утлар проекциясе белән күрсәтеләчәк

16 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Кара Пулат» опера-легендасы күрсәтеләчәк. Ул «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама!» фестивале кысаларында тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы телеграм-каналында хәбәр итә.

Тамашаны гадәти декорацияләрдә түгел, ә ачык һавада, Кара пулат фонында – XIV йөздәге Алтын Урда архитектурасының уникаль һәйкәле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты янында оештыралар. Моннан тыш, бинага юнәлдерелеп, төрле төсләр белән заманча визуализация эффекты кулланылачак.

Тарихның нигезендә Аксак Тимер сугышчылары яндырган унике кыз турындагы татар риваяте ята.

Опера 20:30 башлана, керү бушлай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре