Казанга 1982 елда килдем. Торгынлык чоры апогеена җиткән чак. Брежнев шул елның көзендә үлде. Югары җитәкчелек, совет системасын саклап калырга тырышып, каты куллы Андроповка дилбегәне бирде. КГБ җитәкчесе урындыгыннан ил җитәкчесе кәнәфиенә утырган чекист радикаль реформалар башлап карады, әмма алар тиз сүнде... Совет системасын саклап калырлык түгел иде. Коммунистларда пассионарлык беткән, сөрсегән идеяләр белән алга барып булмый, сизгер колакларга коммунизмның тантаналы маршы урынына матәм маршы ишетелә башлаган иде.
Бу юлларның авторы шул елда татар әдәбиятының үсешенә кагылышлы булган ике чарада катнашты. Беренчесе – октябрь ахырында Казанда Иҗат яшьләре семинары. Масштаблы чара иде ул. Татар әдәбиятының аксакаллары катнаша, обком җитәкчелеге дә шунда. Башта пленар утырыш, аннан соң секцияләрдә сөйләшү. Секция утырышында да обкомның мәдәният бүлеге мөдире төп өстәл янында. Вакыйгалар алдан планлаштырылган сценарий буенча үстерелә. Әмма көтмәгәндә буразнаны Ташкенттан Казанга кайтып төшкән бер яшь язучы боза. Азиат кыяфәтле егет, яшьләрчә максимализм белән, бастыру өчен редакцияләргә әдәби әсәрләр күтәреп баруын, әмма әдәби бүлек мөдирләренең: «Язганың әйбәт, ләкин бу килеш бастырып булмый, су кушарга кирәк», – дигән бәя бирүләрен, ярсып, уртага чыгарып сала. «Моннан соң әкиятләр генә язарга күчәчәкмен», – дигән фикер әйтә. Казанда татарча кинофильмнар куелмавын, гомумән, татарча сөйләмнең яңгырамавын тәнкыйтьли. Егетне елмаеп кына тыңладылар, җитдигә алмадылар. Бары тик кулуарларда гына, янына килеп, кул кысучылар булды. Кызыгы шунда: кул кысучылар арасында секция барышында егетнең фикерләрен кискен кире кагып чыгыш ясаган активистлар да бар иде. Иҗат кешеләре арасында алай тәртәгә тибүләр булгалаган совет чорында. Ул чакта инде масштаблы репрессияләр юк, әмма баштан да сыйпамыйлар, иң яхшысы – «полный игнор» дип аталган метод кулланалар, ягъни юләргә чыгарып калдыралар.
Мәскәүгә совет язучылары съездына барган Мирсәй Әмир үз көндәлекләрендә дә шундый бер очракны язып калдырган. «Бер сәер чыгыш булды: Ленинград шагыйре Соснора тарихи темага язылган совет романнарының барысын да (А. Толстойны да кертеп) фальсификация дип атады. Аны җитдигә санамадылар, җүләр чыгыш дигән характерда бәя биреп, аның белән полемикага кереп торуны да кирәк тапмадылар», – дип искә ала. «Полный игнор» менә шул инде ул. Ә Соснора бит, чынлыкта, хакыйкатьне ярып салган.
Ул елны мин катнашкан чараның икенчесе әдәби ел йомгаклары иде. Тиражы 70 мең генә дип, «Казан утлары» журналының тәнкыйтьләнүе истә. Гафриф Ахунов: «Казанда гына да ничә мең татар яши, журнал таралмый», – диебрәк әйтте шикелле. Моңа артык гаҗәпләнерлек түгел, чөнки татар Казанга килүгә ассимиляцияләнә: татарча укудан туктый, хәтта зур әдипләрнең балалары да русча гына сөйләшә һәм укый. Әдәбиятны авыл тота иде ул чакта. Татарча балалар һәм олылар журналлары һәм газеталары бөтенсоюз буйлап тарала, Россиянең татар авылларында укыла, язучылар да шул авыллардан үсеп чыга...
1983 елда «Казан утлары» журналының 2 санында Аяз Гыйләҗевнең «Тынычлану зарарлы» дигән мәкаләсе басылды. Әдип анда татар әдәбиятының хәленнән зарлана: бөтенсоюз һәм дөнья күләмендә яңгыраган авторлар юклыгын әйтә. «Гулливерлар – Ч. Айтматов, «Йөз ел ялгызлык»ны иҗат иткән Габриэль Гарсиа Маркес, Н. Думбадзе, В. Быков янында безнең мактаулы язучыларыбызның күбесе кем булып кала?» – ди, талантлы яшь әдипләрнең яхшы гына бер әсәр язгач тынып калуларын, бүтән юньле әсәр яза алмауларын тәнкыйтьли, исемнәрен әйтеп, уртакул язучыларны чеметеп ала, уртакуллыкның чәчәк атуын әдәби тәнкыйть юклыкта күрә. Сүз уңаеннан әйтик: ул елларда әдәби тәнкыйть китаплары хәзерге проза китапларына караганда зуррак тираж белән басыла һәм сатылып та бетә, ягъни укыла иде. Аяз Гыйләҗев язмасы зур шау-шу кубарды, дискуссиягә әйләнде. Ул чакта Аяз ага әле, әсәрләре төрек телендә басылып, төрекләр тарафыннан: «Айтматовтан бер дә ким түгел», – дип бәяләнәчәген белә алмый иде.
Татар әдәбиятының дөньякүләм яңгыраш ала алмавының җитди сәбәпләре бар иде. Ул сәбәпләр безнең бүгенге хәлебездә кайтаваз булып яңгырый, мескенлегебезгә әверелә, кимсенү комплексы булып йөрәкләргә урнаша. Бүгенге татарның ассимиляцияләнүен шул мескенлек һәм кимсенү комплексы тәэмин итә дә инде. Совет чорында аны методик рәвештә акрынлап канга сеңдерәләр: өченче сортлы халык булырга өйрәтәләр, чөнки бар өлкән туган, аннан соң аның кечерәк энекәшләре – союздаш республикалар милләтләре, автономияләр баскычның түбән басмасында. Соңгыларының хәле халыклар төрмәсе дип саналган патша Россиясендәгедән дә катлаулырак. 1968 елда Татарстан язучыларының VII съезды була. Шунда Мәскәүдән дә килгән кунаклар алдында Рафаэль Мостафин 1913 елда чыккан китаплар саны белән 1966 елда чыкканнарның санын чагыштыра. Чагыштыру 1966 ел файдасына түгел. Бердәнбер нәшриятка бирелгән кәгазь лимиты дигән нәрсә әле сиксәненче еллар ахырында чабудан тота иде. Бирелгән кәгазьгә рус язучыларының әсәрләрен дә татарчага тәрҗемә итеп бастырырга кирәк. Нәшрият редакторларының берсе Мәскәүдәге танылган рус язучысына барып: «Сезнең китапны зур тираж белән бастырсак, үзебезнең язучыларны бастырырга кәгазь калмый», – дип ялынып йөргәнен искә ала. Үз телеңдә китап чыгару авыр мәсьәлә булганда, дөнья масштабына ничек чыгасың? Кем чыгара? Кем тәрҗемә итә? Шундый шартларда әсәрләре дөнья күләмендә яңгырарлык шагыйрь Равил Фәйзуллин: «Аһ, тау юклыклар, кыя юклыклар, Күз текәмә кая – үзән калкулыклар», – дигән юлларын яза да. Татар әдибенең хәлен: «Бөркетләр түмгәктә канатларын җилпи. Басар кыя җитми, менәр күге җитми», – дип бәяли. Татар әдибенә дөнья күләменә чыгарлык печтек кенә мөмкинлек бирелү белән, күрәбез: алай ук төшеп калганнардан түгелбез. Шагыйрьчә әйтсәк: «Биектән бөтенләй башкача күз алды».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез