Боз кузгалды, һәм бу, чыннан да, шулай. Россиянең атказанган тренеры, Россия Иҗтимагый палатасының Татарстаннан әгъзасы Ольга Павлова, Халыкара йөзү федерациясенең (World Aquatics) Россия һәм Белоруссия спортчыларын йөзү. синхрон йөзү, суга сикерү ярышларына нейтраль статуста кертү турындагы карары буенча шулай дип белдергән.
“Халыкара спорт элитасының озакка сузылган конфликтны кискенләштерергә теләмәве аңлашыла. Әмма хәзерге вакытта Россия спортының хәле катлаулы. Башта Россия Олимпия комитеты аккредитациясен торгызып, Илләрнең олимпия комитетлары ассоциациясенә кире әйләнеп кайтасы һәм алга таба эшлисе бар. Хәер, World Aquatics карарында да җавапларга караганда сораулар күбрәк. Әйе, теоретик яктан караганда, дөнья чемпионатында (Казаннан Сингапурга күчерелгән) катнашу мөмкинлеге пәйда булды. Ләкин безнең спорт өлкәсендәге түрәләргә һәм федерация җитәкчеләренә бик күп мәсьәләләрне хәл итәсе бар әле”, – дип аңлатып үткән Ольга Павлова агентлык хәбәрчесенә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез