БРИКС илләре белән берлектә афәтләрдән һәм һәлакәтләрдән саклану стратегиясе эшләнә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, БРИКС илләре белән берлектә, соңгы 8 елда табигать афәтләреннән, техноген һәлакәтләрдән саклану стратегиясен эшли. «РИА Новости» хәбәренә караганда, БРИКСка рәислек итү Россиягә күчкәч, февраль урталарында МЧС башлыгы Александр Куренков карары нигезендә видеоэлемтә аша БРИКС илләренең кризис үзәкләре хезмәтләре белән күнегүләр уздырылган.

Моннан тыш быел июль аенда Казанда БРИКС илләренең гадәттән тыш хәлләр министрлары киңәшмәсе үткәрелгән. Сөйләшүләр кысасында гадәттән тыш хәлләрдән саклану мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында Казан декларациясе кабул ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре