22–24 октябрьдә Татарстан башкаласында БРИКС илләре саммиты узачак. Чара алдыннан һәм чара узачак көннәрдә Казанда кайбер чикләүләр кертеләчәген язган идек инде. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан аэропорты һәм вокзалы гадәти режимда эшләячәген хәбәр иттеләр.
Бу хакта Татарстан вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте. «Эш режимы үзгәртелми, әмма рейслар кичектерелергә мөмкин. Татарстан халкы һәм кунаклар аңлар дип ышанабыз», – диде ул журналистлар белән очрашуда.
Аэропортка электричкада барырга, кайтканда да шушы ысулны сайларга киңәш итәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез