Россия данын яклаган спортчылар Казандагы БРИКС Уеннарында җиңү яулады. Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы спортчылары Светлана Колесниченко һәм Александр Мальцев Уеннарның беренче алтын медальләренә ия булды.
Күп тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Светлана Колесниченко соло йөзүдә җиңү яулады. Ул 313.69 балл җыйды. 2-3 урыннарны Беларусь һәм Үзбәкстан вәкилләре бүлеште.
Светлана ярышларда җанатарлар да ярдәм итте, ди. «Мин һәрвакыт үз-үземне тәнкыйтьлим, әмма үз чыгышым белән канәгать калдым. Минем өчен иң-тренер бурычын үтәү иде», - диде ул.
Спортчы Казандагы ярышларның оешкан төстә баруын да әйтте. «Казанда һәрвакыттагыча барысы да оешкан һәм һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә уза. Казан минем өчен икенче йортым кебек», - дип хисләре белән уртаклашты Светлана җиңгәннән соң.
Дүрт тапкыр дөнья чемпионы Александр Мальцев ир-атлар арасында соло йөзүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, 267.3216 балл иясе булды. Ул Таиланд спортчысын узып китте.
Спортчы егет тә җанатарларга рәхмәтен белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез