«Бу китап балаларны тәрбияләргә өйрәтә»: татар гаиләләре өчен яңа китап тәкъдим иттеләр

Тәрбия бишектән башлана! Татарстанның ЗАГС идарәсендә «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабын тәкъдим иттеләр.

Танылган фольклорчы, «Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, әлеге китапка бала тууга бәйле гореф-гадәтләр дә кертелгән.
– Хәзер күпләр бишекнең ни икәнен дә белми. 15 еллап сәфәрләргә йөри торгач, 600 ләп авылга барып җиттек. Анда яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен җыйдык, – ди ул. – Кайсы гына милләтне алма –  барысы да бишек җырларын башкара. Cабые карында чакта ук, ана җырлар көйли башлый. Юкка гына әйтмиләр бит: ана тыныч булмаса, бала да көйсезләнә. Гаилә иминлеген саклар өчен дә гореф-гадәтләргә таяну кирәк. Әйтик, балага күз тимәсен дип тә төрлечә саклыйлар. Татарларда киленнең әнисе, бала бишегенә салыр өчен, җиде төрле тукымадан япма тегеп бирергә тиеш. Ул – буыннан-буынга күчә торган гадәт. Шулай ук безнең халык куак булып үскән миләш ботагын баланың киемнәренә таккан. Болар берсе дә тикмәгә генә эшләнми. 40 көн тулганчы, ананы да, баланы да сакларга кирәк. Халыкта 40 көн кабер авызы ачык торыр, диләр.

Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, бу китапның биредә тәкъдим ителүе тикмәгә түгел.
–  Бу китап балаларны тәрбияләргә өйрәтә. Киләчәккә без үткәннәр аша барабыз. Гореф-гадәтләр белән яшәү гаиләләрне ныгыта. Андый тәрбия көчле, нык була. Бала да шәхес буларак гаиләдә тәрбияләнә. Аның холкы, гадәтләре гаиләдә формалаша.  Ә менә мәктәп, тәрбиячеләр аның шәхси сыйфатларын үстерә генә, – диде ул. – Элек-электән гаиләләрдә балалар күп булган. Алар арасында туганлык бәйләнешләре дә көчле. Безнең бурыч – гореф-гадәтләрне буыннан-буынга җиткерү. Асылбызны саклар өчен, элеккедән килгән гореф-гадәтләргә таянырга кирәк. Ә бу китапта алар бар.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, китап беренче тапкыр 2020 елда басылып чыккан. Ул чакта ул берьюлы өч телдә һәм альбом рәвешендә була. Бу юлы исә татарча һәм русча ике аерым китап итеп чыгарганнар.

– Китапның һәр варианты 1000 данә тираж белән чыкты. Ул социаль әһәмиятле китаплар исемлегенә кертелде.  850 се республика китапханәләренә таратылачак. Тагын 150 данә кибет киштәләренә куелачак. Өстәмә тираж чыгару мәсьәләсе сату нәтиҗәләренә карап хәл ителәчәк. Китап чыгарганда ихтыяҗ һәм фикерләрне өйрәнәбез, – ди Илдар Сәгъдәтшин.
Китап кечкенә генә булса да, эченә бик күп мәгълүмат туплаган. Төзүчеләр әйтүенчә, сәфәр чыкканда янда йөртү өчен дә уңайлы. Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, ул һәркемнең өстәлендә булырга тиеш.

– Бу китапка язучыларның әсәрләреннән кыска гына өзекләр дә керде. Безнең максат – татар гаиләсенең асыл сыйфатын һәм алтын баганасын күрсәтү. Биредә гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында да бәян ителә, – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре