"Бу мизгелдә минем өчен аннан да кадерле әйбер юк иде кебек..."

Гомер булмаганны командировкадан ач килеш кайттым. Районда яхшы каршыладылар үзе, сый-хөрмәт күрсәтергә дә ашкынып тордылар. Бүлмәсенә килеп кергәч, район башлыгы да: «Иң элек чәйләп алыйк!» – дигән иде. Итагатьле генә итеп баш тарттым үзе, әмма хуҗа бераз аптырап калды шикелле. «Риман абый, алай булмый бит инде. Татарда белгән, якын иткән кешегә генә түгел, теләсә нинди юлчыга чәй эчертү гадәте бар. Бу күркәм йоланы бозмыйк инде», – дигәч, дөресен әйтеп бирдем. Теш протезымны кияргә онытып чыгып киткәнмен. Өйдән чыгып, шактый ара киткәч сизгән идем моны, тик кире борыласы килмәде. Кире кайтсаң, юл уңмый, дигәннәре дә бар бит.

Ярый әле аскы казнамны онытканмын, өскесе булгач сөйләшкәндә сызгырган тавышлар чыкмас, дип тынычландырдым үземне. Тик протез мәсьәләсе юл буе тынгы бирмәде. Кайда гына онытып калдырдым икән? Кәгазьгә төреп куйган булсам, чүп чиләгенә ташламаслармы? Өйдә киеп йөри торган чалбар кесәсендә калдырган булсам, хатын чалбар белән бергә кер юу машинасына тыгып әйләндермәсме? Әйләндерсә, протезның кыяфәте үзгәреп, кеше карамаслык хәлгә килмәсме?

Өйгә кайткач, беренче эш итеп чалбарны кулга алдым һәм кесәсеннән протезым шуып чыгып, идәнгә төште. Бу мизгелдә минем өчен аннан да кадерле әйбер юк иде кебек. Иелеп алдым да күкрәгемә кысып, бер биш минут чамасы диванда утырдым. Кулымда әйтерсең лә бәхет кошы!

Уйланып утырам шулай, бүгенге заманда кеше запас частьлардан, ниндидер детальләрдән торган бер затны хәтерләтә кебек. Борыннар ясалма, иреннәр ясалма, кашлар үзенеке түгел. Хәзер роботлар, ясалма интеллект турында күп сөйлиләр. Алар кешене тулысынча алыштырырлык итеп эшләнә башласа, «кеше» дигән бөек затка якты дөньяда нинди урын калыр икән? Бер гыйбрәт турында язган да идем инде. Ялгышмасам, Япониядә роботка өйләнү, роботка кияүгә чыгу очраклары бар икән.

Бу, бер уйлаганда, бик үк начар түгелдер. Робот синең белән ызгыша-талаша алмый, ачуны китерә башласа, сүндерәсең дә куясың. Тынычлангач, яңадан кабызырга була, иң әһәмиятлесе – гаилә таркалмый. Шулай саташып утырам да кадерләп кенә протезымны киям. Тик күңел һаман тыныч түгел. Киләчәктә кешене ризык чәйнәү мәшәкатеннән азат итәр өчен ясалма авыз ясый башласалар, нишләргә? Авыз бары тик сөйләшер өчен генә хезмәт итәчәкме? Хәер, яраткан кешеңне «пәп» итәр өчен дә кирәк булачак ул. Япониядә робот ирләр, робот хатыннар ничек үбешә, ничек яратыша икән? Их, бер күреп кайтырга иде! Дөресен генә әйткәндә, алар мине кызыксындырмас, киресенчә, гайрәтне чигерерләр.

Үз авызыңа, үз кашыңа, үз чәчеңә, үз тешләреңә, кызарып пешкән чиядәй табигый иреннәргә җитәме соң инде, егетләр! Протезымны авызымнан алдым да аңа нигәдер ачу белән карап куйдым. Ә бит әле 10 минут элек кенә күкрәгемә кысып, ярату хисләреннән оеп, диванда утыра идем.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре