Кинәт кенә кыр сулары авылга агып кергән. Бер урамны баскан. Буа районының Исәк авылы җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, урынга МЧС вәкилләре дә килгән. Шулар янына чабам, диде ул.
– Бернинди елга да күтәрелмәде. Иртәнге 10нарда кыр сулары кинәт кенә авыл урамына килеп керде. Кешеләрнең йортларына зыян килмәде килүен. Әмма тагын су кермәс дип әйтә алмыйбыз. Табигать галәмәте инде бу, – ди авыл җирлеге хезмәткәрләре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез