Бүген 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак

Бүген «Мин яратам сине, Татарстан!» 14 сәгатьлек телемарафон барышында ТНВ студиясендә 150 гә якын кунак булачак. Ул 8:00 сәгатьтә башлана.

Биредә Татарстанның казанышлары һәм җиңүләре, иң яхшы гаиләләр һәм алга киткән проектлар турында сөйләячәкләр. Татарстан Рәисен сайлау көнендә Республикага булган барлык мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкны җиткереп булачак.

ТНВ тамашачылары өчен көн дәвамында ике пар алып баручылар – Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Иван Остроумов, шулай ук Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов эшли. Телемарафонны «Мин яратам, сине Татарстан!» җыры белән Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры ачып җибәрә.

Көн дәвамында ТНВ студиясендә 150гә якын кунак булачак, алар арасында политологлар, күзәтүчеләр, экспертлар да бар. Телемарафон кысаларында «хәбәрләр»нең махсус чыгарылышлары көтелә. Бу сайлау участокларыннан репортажлар, Татарстан Рәисе сайлауларына килү турында мәгълүматлар, Үзәк сайлау комиссиясеннән башлангыч нәтиҗәләр булачак. Моннан тыш, «Болгар радиосы», СВО зонасы, Мәскәү, республика районнары һәм «Казан» гаилә үзәгендә узачак концерттан туры транслация көтелә. Анда Идел Кыямов һәм Ләйсән Хөснуллина эшләячәк.

ТНВ студиясендә татар эстрадасы йолдызлары кунак булачак. Алар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур һәм Эльза Исламовлар, «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары конкурсында җиңүчеләр,«ШАЯН ТВ» телеканалының яшь йолдызлары, шулай ук хезмәт династияләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары бар. Студиядә республиканың халык гимнына әверелгән «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры авторы да булачак. Җыр быел үзенең юбилеен билгеләп үтә һәм ясалма интеллект аны яңача карашта тәкъдим итәчәк.

Туры эфирда 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Бүләкләрне тавыш биргән һәр гаилә ота ала. Тавыш бир, фотоконкурстта катнаш һәм ТНВда “Мин яратам сине, Татарстан!” телемарафонын кара. Конкурсның бөтен шартлары белән “Татарстан Алга” Вконтакте төркемендә танышып була. Конкурсның оештыручылары Татарстан Республикасының РОФПИ “Фактор Будущего”.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шул ук көнне Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре