1966 елда районның Чепья мәктәбе пионервожатые Фәрт Гыйльманов күрше өч республика балалары белән "Дуслык учагы" үткәрү инициативасы белән чыга. Идея зур хуплау таба. Аның беренчесе Киров өлкәсенең Ральник авылында үткәрелә.
Шуннан бирле бер елны - Балтачта, бер елны - Кировта, бер елны Мари Илендә үткәрелүче бәйрәмдә инде берничә буын балалар дуслык учагы кабызган. Быел бәйрәм 58 нче тапкыр оештырыла. Бүген Балтач иртәдән күпсанлы кунаклар кабул итә. Аларны төрле яклап район чикләрендә балалар ипи- тоз белән каршы алды, делегацияләр үтәсе урамнарда "тере коридор" лар белән каршылап- озатып калдылар. Бу минутларда Балтачның "Сабантуй" паркында бәйрәм бара. "Дуслык", "Дружба", " Кельшымаш" сүзләре яңгырый, станцияләр буйлап бәйге- ярышлар дәвам итә. Көн азагында исә, гадәттәгечә, "Дуслык учагы" кабыначак
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез