Быел 11 нче сыйныф укучыларына беренче тапкыр үзләре теләгән бер фәннән имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге бирелде. 4-5 июль – билгеләреннән канәгать калмаучылар өчен өстәмә көннәр. Тик шунысы бар: сынауны икенче тапкыр биргәндә, беренче билге юкка чыгачак. Нәтиҗәләр 17 июльдән соңга калмыйча билге булачак.
Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус теле, чит телләр, информатика, физика, химия, җәмгыять белеменнән кабат сынау бирә ала. Татарстанда БДИ тапшыру пунктлары барлыгы 13 мәктәптә һәм бер медицина оешмасында ачылган. Барлыгы 1489 укучы үз белемен кабат сынарга булган. Рус теленнән – 250, физикадан – 23, химиядән –173, инглиз теленнән –12, җәмгыять белеменнән –520, информатикадан – 511 укучы.
Ил буенча билге яхшыртырга теләүчеләр 116 меңгә җитә. Җәмгыять белеменнән –31 мең, информатикадан –21,5мең, рус теленнән –12,2мең, химиядән –11,2мең, математикадан (профиль) 11,1 мең укучы нәтиҗәләрен яхшыртырга җыена. Болары – иң популяр фәннәр. Тарих (2,7 мең), физика (1,3), географиядән (247) нәтиҗә яхшыртучылар алай күп түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез