13 июньдә – БРИКC Уеннарының беренче көнендә синхрон йөзү, самбо, ушу, авыр атлетика һәм спорт гимнастикасы буенча җиңүчеләр ачыкланачак. Моннан тыш, бадминтон, теннис һәм өстәл теннисы, ишү спорты буенча ярышлар башлана.
Синхрон йөзү ярышлары Су спорты төрләре Сараенда башлана. Барлыгы 11 комплект медаль иясе ачыкланачак. Казанда берничә мәртәбә Олимпия Уеннары чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчесе Светлана Колесниченко, ике тапкыр дөнья чемпионы Майя Дорошко, дөнья чемпионы Александр Мальцев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Көндәшләр арасында КНДР, Казахстан, Беларусь, Венесуэла, Таиланд һәм Үзбәкстан вәкилләре бар.
Самбо ярышлары “Ак барс” көрәш сараенда уза. Абхазия, Әзәрбайҗан, Әфганстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Болгария, Бразилия, Венесуэла, Мисыр, Израиль, Иран, Кыргызыстан, Монголия, Молдавия, Россия, Таҗикъстан, Төркия һәм Үзбәкстаннан килгән 120 спортчы 14 комплект медаль өчен ярышачак.
Ушу ярышлары «Татнефть Арена»да уза. Очрашулар Таолу һәм Саньда төрләре буенча уза. Ярышта 14 илдән 130 спортчы чыгыш ясый. Араларында Россия, Әрмәнстан, Бразилия, Венесуэла, Мисыр, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Куба вәкилләре бар.
Спорт гимнастикасында 12 комплект медаль иясе ачыкланачак. Гимнастика үзәгендә узасы ярышта чыгыш ясаячак спортчылар арасында Россия, Беларусь, Малайзия, Сербия, Сүрия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан һәм башка ил вәкилләре бар. Россия данын Олимпия чемпионнары Никита Нагорный, Давид Белявский, Артур Далалоян һәм Ангелина Мельникова яклый.
Авыр атлетика ярышлары «Тулпар» спорт комплексында узачак. 120 спортчы 10 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Катнашучылар арасында Россия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикъстан, Пакъстан вәкилләре бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез