23 август – Совет солдатларының Курск янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән газета аша мөрәҗәгать юллады.
“Һәр ел саен 23 августта 1943елгы Курск сугышында Совет солдатларының немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә, – диелгән анда. – Курск сугышы Бөек Ватан сугышында аерым бер урын алып тора. Ул 50 көн һәм 50 төн дәвам итеп, Харьковны азат итү белән төгәлләнә. Киеренкелеге, дәхшәтлелеге ягыннан аны башка бернинди сугыш белән дә чагыштырып булмый.
Совет халкының җиңүгә таба юлында Курск янында сынмаган-сыгылмаган фидакарьләрнең һәрбарчасын искә алу көне бу. Курск сугышы Бөек Ватан сугышында борылыш чорына әйләнә. Совет солдатларының батырлыгы бөтен дөньяны аларның батырлыгы алдында баш ияргә мәҗбүр итә.
 Россия солдаты бүген дә, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, Ватанны саклый. Хәзерге вакытта нацистлар илебезгә бәреп керде. Курск өлкәсендә инде ике атнадан артыграк вакыт дәвамында хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Бүген алар җитди төс алып, чын мәгънәсендә бүгенге Курск дугасына – махсус хәрби операциянең алга таба барышын һәм нәтиҗәсен билгеләячәк хәлиткеч бәрелешкә әйләнергә мөмкин.
Без Ватаныбыз белән горурланырга, сугышчыларыбызның батырлыгын, ныклыгын һәм кыюлыгын онытмаска, дәүләтнең тарихын белергә һәм чын мәгънәсендә ватанпәрвәр булырга тиешбез.
Кадерле ветераннар! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе, иминлек телибез һәм бу җиңүгә бик авыр, борылмалы юллар аша килүчеләрнең истәлеген саклау өчен бөтен тырышлыкны куячагыбызны вәгъдә итәбез!
 Һәлак булганнарның урыны җәннәттә булсын. Сугышта якыннарын җуйган ватандашларыбыз алдында түбәнчелек белән баш иябез!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез