Бүген, 14 июньдә, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Төбәкнең аерым районнарында кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +12 дән +17 градуска кадәр җитәчәк, ә көндез +24...+29 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез