кшәмбе көнне, 6 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.
Төнлә +5+ 10, көнбатыш районнарда +13 градус булачак. Ә көндез температура +26 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Киләсе атна башында метеорология шартлары көнбатыш циклон йогынтысында була. Дүшәмбе көнне кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә +9…+14, көндез +27 градус җылы була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез