Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген Татарстанда дымлы һәм артык җылы булмаган һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланачак. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләренең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метрга кадәр, ә яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң көндез төбәктә һава +18...+23 градуска кадәр, Казанда +20...+22 градуска кадәр җылыначак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре