Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстанда болытлы көн көтелә, яңгыр һәм җепшек кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка таба үзгәртәчәк һәм аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк, ә көндез урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез температура +3тән +8 градуска кадәр булачак. Иртәнге якта юлларда   бозлавык булуы ихтимал.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре