Бүләр хан оныклары

Син кайсы нәселдән? Актаныш районының Иске Сәфәр авылыннан Салиховлар-Газизҗановлар гаиләсе бу сорауга җавап тапкан: аларның нәсел-нәсәпләре 1280 елларга – Бүләр ханга (аны Бараҗ хан дип тә йөрткәннәр) барып тоташа. Архив тузаннарына күмелеп, тарих төпкеленнән егерме җиденче буынны «тартып чыгарганда» ачыклаган алар моны. Димәк, Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелгән «Без тарихта эзлебез» фестивалендә җиңү яулаулары да бик урынлы дип әйтергә кирәк.

Туган нигез

– Без ата-бабаларыбызның туган нигезендә яшибез. Шуңа күрә дә йортыбыз барлык туган-тумачаның җыелу урыны булып тора, – ди гаилә башлыгы Илнар Салихов.

Әмма туган нигездә яшәү үтә дә җаваплылык сорый. Чөнки ата-бабалар эшен дәвам итәргә, нәсел-нәсәп йөзенә тап төшермәскә, җыелып килгән ядкәрләрне сакларга кирәк. Бу гаиләдә иң кадерле истәлек – XIX гасырдан бирле сакланып килгән Изге Коръән китабы белән дисбе. Ә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан Газизҗан бабаларының үз куллары белән тотып эшләгән эш коралларын бүген дә кулланалар әле. Хәтта остаханәдәге верстагы да урынында тора. Дөрес, инструментларның күбесе ядкәр булып саклана инде. Бу җәһәттән алмаздан ясалган пыяла кискечне бигрәк тә кадерләп тоталар. Илнар аны XIX йөз ахырларында – XX йөз башында җитештерелгән дип исәпли. Газизҗан бабалары тирә-як авылларда бөтен кешене тәрәзәле иткән, пыяласын да үзе куйган. Әшәрәфҗан бабалары да оста пыяла кисүче, балта остасы булган. 1918, 1920 елларда бабалары ясаган шкафлар да саклана икән әле гаиләдә. Ә алар төзеп калдырган остаханәдә бүген инде оныклары эшли. Хәтта үз бүлмәләре дә бар.

Мәгърифәтчеләр

Сер түгел, авылларда гадәттә иң актив гаиләләр дин әһелләре, укытучылар арасында була. Юкка гына мәгърифәт нуры таратучылар түгел бит инде алар. Бу гаиләдә дә шулай. Габделхалик бабалары Иске Сәфәрдә указлы мулла итеп билгеләнә. Ул 1843–1847 елларда авылда халыкка дини белем бирә, муллалык эшен башкара. Хәзерге көндә бу эшне әниләре Рәмилә дәвам итә. Ул Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алып, бүген Чирү авылында абыстай хезмәтләрен үти. Пенсиягә чыккач, «Туган авылым – минем җирем» дигән китап язып, туганнарына, авылдашларына өләшкән, республика архивының Актаныш бүлегенә саклауга куйган. Нәсел-нәсәпләре турында белергә, шәҗәрә төзү эшен дәвам итәргә теләүчеләр өчен менә дигән мәгълүмат инде бу. Димәк, Салиховлар авыл халкы өчен дә яхшылык эшли.

Бу нәселдә укытучылар династиясенең гомуми эш стажы 200 елдан артык. Ерак әбиләре Рәхимә 1942 елда Иске Сәфәр авылына башлангыч сыйныф укытучысы булып килә. Аның эшен балалары һәм оныклары дәвам итә. Гаилә башлыгы Илнар бүген Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә география, биология, тарих фәннәрен укыта. Хәләл җефете Фирүзә – балалар бакчасында тәрбияче, авыл китапханәсендә дә эшли. Нәкъ әкияттәге кебек баһадирдай өч ул үстерә алар. Фирзәр Казан университетында укый, Илмир белән Искәндәр әлегә мәктәптә белем ала.

– Улларыбыз бик актив, – диләр әти-әниләре, – рәсем ясау, спорт, техника белән кызыксыналар. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашалар. Үзебез дә кимен куймыйбыз.

Омтылыш

Шәҗәрә бәйгесендә катнашу өчен Салиховлар эшне күптәннән башлый. Башта өйдәге ядкәрләрне, бабаларының эш коралларын тәртипкә китерәләр. Узган ел Актанышта район этабында, быел яз көне Әгерҗедә үткәрелгән зона бәйгесендә җиңү яулап, ниһаять, Казанга килделәр. Монда да сынатмадылар. Призлы урынга лаек булдылар.

Нәсел шәҗәрәсен төзегәндә алар бабалары Әшәрәфҗанның сөйләгәннәренә, Рәис Сәетов тарафыннан 1920 елда язылган «Сәфәрем» китабына (монда Ырымбур, Уфа, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре архивларындагы материаллар кулланылган) нигезләнгәннәр. Салиховлар гаиләсендә кайчандыр Әшәрәфҗан бабалары сөйләгән бер вакыйганы искә алырга ярата. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Газизҗан бабалары Николай исемле рус солдаты белән хезмәт итә. 1918 елда алар тагын очраклы гына Гражданнар сугышында очрашалар. Ул вакытта акгвардиячеләр Иске Байсар авылын басып алган була, ә Николай – аларның офицеры. Якын-тирәдәге авыллардан ир-атларны җыеп алалар да кайберләрен землянкага ябалар, ә кайберләрен атып үтермәкче булалар. Шулвакыт Николай Газизҗанны танып ала. Кочаклашып күрешәләр дә тормышлары турында сөйләшә башлыйлар. Газизҗан рус телен яхшы белгән. Бу җылы очрашудан соң Николай аңа авылына кайтып китәргә куша, күчтәнәчкә бер бөтен икмәк, шикәр биреп җибәрә...

Бу хәлне искә алулары да юктан гына түгел. Алар анда кешелеклелек, дуслык, тугрылык, ир-атларга хас булган ныклы мөнәсәбәтләрне күрәләр. Үзләре дә шулай яшәргә омтылалар. Бүләр хан турында да күбрәк белергә, аның язмышын өйрәнергә исәпләре. «Меңнәрчә еллар аерса да, без бит шул тамырдан!» – диләр алар, горурланып.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре